Күзләр өчен табигый дарулар: күрү сәләтен яхшырта торган җиләк-җимеш һәм шифалы чәйләр исемлеге
Киңәшләр

Күзләр өчен табигый дарулар: күрү сәләтен яхшырта торган җиләк-җимеш һәм шифалы чәйләр исемлеге

Күзләрнең сәламәтлеген һәм күрү сәләтен саклау өчен, көндәлек рационга чабыр, күкҗиләк кертеп, яшел чәй эчү дә җитә.

Күзләр сәламәтлеге өчен файдалы эчемлекләр һәм җиләк-җимешләр турында киңәшләр:

  • Чабыр (чебрец): Бу үләннең составындагы каротиноидлар күздәге кан әйләнешен активлаштыра, шулай ук күз ясмыгын дегенератив үзгәрешләрдән саклый.
  • Яшел чәй: Аның антиоксидантлары ирекле радикалларны нейтральләштерә. Нәтиҗәдә, күзнең күп кенә хроник авыруларын кисәтүгә ярдәм итә.
  • Күкҗиләк (голубика): Күзләр өчен гаять файдалы бу җиләк күрү сәләтен яхшыртуга уңай йогынты ясый.
  • Гөлҗимеш: Коры җиләкләреннән ясалган төнәтмә бик шифалы. Әзерләү ысулы: 1 стакан кайнар суда 1 аш кашыгы вакланган гөлҗимешне төнәтеп, көненә берничә тапкыр эчәргә кирәк.
  • Бал: Тәүлегенә 100 граммга кадәр кулланырга мөмкин. Йокларга ятар алдыннан «бал суын» эчү аеруча файдалы — моның өчен 1 аш кашыгы балны 1 стакан җылы суда эретергә кирәк.
  • Йөзьяшәр (алоэ) суты: Дару формасындагы сутны 1 чәй калагы күләмендә, ашарга 20–30 минут кала, көнгә 2–3 тапкыр йотып куярга киңәш ителә.

 


Нет комментариев