Олы  яшьтәгеләр гражданлык бурычларын өйләрендә үтәде
Көн темасы

Олы яшьтәгеләр гражданлык бурычларын өйләрендә үтәде

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан Эзмә яшәүче авылның иң өлкән кешесе Зәкиябану Фазлыева да катнашты.

                      Әйләрендә тавыш бирәләр              

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан Эзмә яшәүче авылның иң өлкән кешесе Зәкиябану  Фазлыева да катнашты. Быел  февраль аенда аңа 98 яшь тулды. Мәдәният  йортында  урнашкан 2468нче сайлау участогы комиссия вәкилләре ветеранга  өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырды.

Зәкиябану апа тынычлык өчен тавыш бирде
Зәкиябану апа тынычлык өчен тавыш бирде

«Аллага  шөкер, әле  капка төбенә  чыгып  утырам. Чәйләрне үзем  кайнатып эчәм, ашарга әзерлим.  Идәннәрне Сәрдәдән килеп  Света  исемле социаль работник   килеп  юа, тузаннарн сөртә, барысын  да эшли. Соңгы елларда сайлауларга йөри алмыйм инде. Шуның өчен сайлау участогыннан комиссия вәкилләре үзләре минем яныма килә, рәхмәт. Быел да аларны көтеп алдым. Дөньялар тыныч булсын иде,  яшьләр әрәм була бит.  Җитәкчеләр игелекле булсын, дәүләт  ярдәменнән ташламасын, лаеклы кешеләр сайлансын дигән теләктә мин», – диде Зәкиябану  Фазлыева.

Зәкиябану Фазлыева 1928 елның февралендә Иләбәр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Җиде сыйныф белемне Шекше мәктәбенә йөреп алган. Сугыш вакыты булганлыктан, өсләренә кием, ашарларына ризык булмый. Кечкенә генә гәүдәле булса да, әнисе авыру сәбәпле, фермада эшли. Аның 6 җигә торган үгезе, 6 савым сыеры була.

Тормыш дәвам итә

Зәкиябану  Эзмә авылы егете Нәкыйп гаилә корып яши башлыйлар. 1950 елда эшкә ялланып Казахстанга эшкә китәләр. Озак та үтми, алар Свердловск өлкәсе Түбән Тура шәһәренә күченәләр. Анда Ринат, Әлфия, Гөлсинәләре туа.    Авылга кайткач та югалып калмыйлар, өй салып матур гына яшиләр.

Сайлауга  гаилә белән киләләр
Сайлауга  гаилә белән киләләр

 Эзмә сайлау участогына 378 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 7се беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты, 17 өлкән кешене өенә барып  сайлаттылар. Бүген иртәнге  сәгать 10га барлык  сайлаучларның 83 проценты үзләренең гражданлык бурычын  үтәде.  

 


Нет комментариев