Сабада сайлауларның соңгы көнендә активлык югары: 2482 нче участокта сайлаучыларның 82% ы инде тавыш биргән
Бүген Татарстанда Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче көне башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды.
Сабаның 2482 номерлы сайлау участогында барлыгы 1331 кеше теркәлгән. Сайлау комиссиясе сәркатибе Лилия Мөхәммәтсабированың әйтүенә караганда, 20 сентябрь сәгать 10га барлык сайлаучыларның 82 проценты тавыш биреп киткән.
Әлеге участокта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов үз тавышын бирде.
Нет комментариев