22 апрель 2015 яңалыклары
-
Чүп ташучы машина җәяүле юлында хатын-кызны бәрдергән [+фото]
Юл-транспорт һәлакәте бүген Казанның Мусин урамында килеп чыккан. Беренчел фаразлар буенча, Чуйков урамы ягыннан Мусин урамы буенча килүче чүп ташучы машина каршында кинәт кенә җиңел автомобиль туктап калган. Бәрелүдән качып, йөк машинасын йөртүче рульне читкә борып, җәяүле юлына менгән һәм хатын-кызны бәрдергән. 1960 елгы хатын-кыз ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәнче вафат...
-
Казанга килергә дип акча җыйдым
Гүзәл УРАЗОВА, җырчы: - Мин мәктәптә укыганда ук акча эшли башладым. Композитор Сәүбән Чуганаев һәм башка артистлар белән үзебезнең Барда районында концертларда чыгыш ясап йөрдем. Аның өчен бераз булса да акча бирәләр иде, күпме икәнлеге онытылган инде. Ул акчаларны Казанга укырга килергә дип җыеп бардым. Казанга килгәч, беренче тиеннәремне Әлфис...
-
Оныкларга нәрсә сөйләрбез инде
Соңгы елларда яшьләребез ни белән булса да кызыксыну, өстәмә белем алу, талантларын табу кебек киләчәккә зур юл ачарга мөмкинлек бирә алырдай нәрсәләрдән баш тарттылар. Моның сәбәбе - компьютер. Дөрес, «компьютеромания» белән чирләүчеләргә дәвалану җиңеләйде: ноутбук, нетбук, планшет, телефон дисеңме… Хәзерге яшьләр планшет яки телефонсыз берни эшли алмый. Үсмерләр табигать гүзәллекләрен,...
-
Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар 7 көн ял итә
Май аенда татарстанлыларны 4 ял көне рәттән - 1,2,3 һәм 4 май көтә. Җиңү көне уңаеннан 9, 10, 11 майда ял дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күргән эш календарендә белдерелә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1 май (Яз...
-
Мәхәббәт ул яшькә карамый
Гашыйклар көнендә беренче сыйныфта укучы кызым йөрәк формасындагы открыткалар сатып алуымны сорап теңкәмә тиде. "Бездә андый бәйрәм юк", - дип тә карыйм. Үз туксаны - туксан. Тәки үзенекен эшләде - кәгазьдән йөрәкләр ясады. Баксаң, дусларына өләшергә икән. Ул вакытта моңа артык игътибар бирмәгән идем. Замана баласы бит... Ә икенче очрак...
-
Ач студент сак астына алынган
Чаллының полиция хезмәткәрләре, кибет хезмәткәрләренең уяулыгы ярдәмендә, урлашырга күнегеп киткән студент егетне кулга төшергән. Азык-төлек кибетенә иртәнге якта кергән әлеге егет курткасына берничә күмәч, колбаса һәм банка белән кофе кыстырып, товары өчен түләмичә генә чыгып китәргә тели. Кибет хезмәткәрләре аның начар ниятен сизсә дә, тоткарлап кала алмый. Шунысы кызык: карак...
-
Яңа алдау ысуллары белән тотылганнар
Чаллыда яңа төр мошенниклар пәйда булган. Ике ир терминалда телефоннарына зур суммада акча салган, шуның артыннан ук, махсус җайланма ярдәмендә, акчаларын кире чыгарып алганнар. Шул рәвешле терминалдан 50 мең сум урлаганнар. Татарстан хокук сакчылары мондый төр мошенниклык ысулы белән беренче тапкыр очрашкан. Алдарларны сак астына озатканнар.
-
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары күпме акча ала
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2014нче елда күпме акча эшләүләре турында хисап тотты. Иң бай депутатлар исемлегендә «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов (кереме 707,4 млн сум); «ТрансТехСервис» компаниясе директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев (467,5 млн сум); «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров (379,2 млн сум); ПСО «Казань»...
-
Татарстанда халыкның рационына балык җитми
Хәзер Хәзер Татарстанда халыкның рационына җитми торган ризыкларның берсе балык икән. Шуны истә тотыпмы, республика «Балык үрчетүне үстерү» дәүләт программасында катнашырга җыена. Моның өчен федераль казнадан шактый акча бүлеп бирү каралган. Аквакультура өлкәсен җәелдереп, Татарстанда мәрсин балыгы (осетрлар) үрчетү белән ныклап шөгыльләнергә җыеналар. Елына әлеге балыкны 300 тоннага җиткереп, 3...
-
Ут белән уйнау кыйбатка чыгачак
Моннан ары ут белән уйнаучыларга закон тагын да катгыйрак булачак. Русия Дәүләт Думасына яңа закон проекты кергән. Аның авторлары корыган үләннәрне, урманнардагы коры-сарыны яндыручыларга штрафны икеләтә арттырырга тәкъдим итә. Корыган үлән яндырган кешегә - 5-10 мең, вазифаи затка - 15-30 мең, ә юридик затка 150-250 мең сумга кадәр штраф түләтергә...
-
Яңа Чишмә районыннан чыгып китеп хәбәрсез югалган 15 яшьлек кыз Әстерхан өлкәсендә табылган
Яңа Чишмә районыннан чыгып китеп хәбәрсез югалган һәм эзләүгә бирелгән 15 яшьлек кызны ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү торган чакта М-6 федераль трассасының 1129нчы чакрымында "Мәскәү - Кашира - Әстерхан" маршруты чатында очрата. Ул машиналар йөри торган юлның кырыеннан барган һәм шуның белән хокук сакчылары игътибарын җәлеп иткән. Искәртеп узабыз: кыз бала...
-
Эш башлаучы фермерлар программасында катнашуга заявкалар кабул ителә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуга заявка кабул итә башлый, диелә тармак министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.