Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2014нче елда күпме акча эшләүләре турында хисап тотты. Иң бай депутатлар исемлегендә «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов (кереме 707,4 млн сум); «ТрансТехСервис» компаниясе директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев (467,5 млн сум); «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров (379,2 млн сум); ПСО «Казань»...
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2014нче елда күпме акча эшләүләре турында хисап тотты. Иң бай депутатлар исемлегендә «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов (кереме 707,4 млн сум); «ТрансТехСервис» компаниясе директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев (467,5 млн сум); «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров (379,2 млн сум); ПСО «Казань» генераль директоры Равил Җиһаншин (319,1 млн сум); «Бәхетле» кибетләр челтәре генераль директоры Мөслимә Латыйпова (317,3 млн сум) бар. Татарстан Республикасы инвалидлар берләшмәсе рәисе Рифат Ганибаев (960 мең сум); Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов (735,6 мең сум); Казандагы 102нче гимназия директоры Ирина Бакова (387 мең сум) иң аз керемлеләр рәтендә.
Безнең гәҗит
Нет комментариев