22 август 2015 яңалыклары
-
Иштуганлылар җыенда нәрсәләр сөйләделәр
Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Өченчекөн район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Иштуган мәдәният йортында халык белән очрашты. Иштуганлылар җыенда спорт мәйданчыгы төзү, мәдәният йортында бию түгәрәге ачу, көннәр салкын тору сәбәпле балалар бакчасына җылы бирү мәсьәләләрен күтәрделәр, шәхси характердагы сораулар бирделәр.
-
Үзара салым акчалары кайда китүе кызыксындыра
Прокуратура Алан-Елга авылында яшәүчеләрдән үзара салым акчасы хисабына урам юлларын тәртиптә китерү чаралары күрелмәве хакында кергән мөрәҗәгать уңаеннан Саба муниципаль районы контроль-хисап палатасы белән берлектә Шекше авыл җирлегендә тикшерү үткәрде. Шул шикаять буенча алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2014 елның 30 ноябрендә үткәрелгән референдумда халыктан җыйналган үзара салымны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне...
-
Стадионда көч сынашу [+фоторепортаж]
Узган атнада Байлар Сабасының үзәк стадионында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында спорт ярышлары булды.
-
Саба районы авылларынада балаларның җәйге ялы ничек үтә
Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникул вакытларында балаларның ялларын файдалы уздыру өчен төрледән төрле чаралар үткәреп тора. Мисалга, Калатау авылының "Яшьлек" урамында "Әй ямьле җәй, ягымлы җәй" дигән урам концерты үткәрелгән. Тамашачылар - авылдашларына табышмаклар әйтешеп, бүләкләр биреп, йөзек салыш уйнаганнар. Тенеки авылында балалар белән спорт мәйданчыгында футбол уены оештырганнар. Миңгәр...
-
Иштуган авылында яшәүче яше олы дип тормаган - саткан
Районда ялган аракы сату фактлары бар. Шушы көннәрдә район прокуратурасы суррогат спиртлы эчемлек саткан өчен Иштуган авылында яшәүче 74 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча үткәрелгән суд утырышында дәүләт гаепләүче булып катнашты. Тикшерү күрсәткәнчә, А. 19 май көнне авылдашына сәламәтлек өчен куркыныч аракы саткан. Аракыда пентанол, бутанол, изобутанол, ацетон...
-
“Игътибар: балалар!” профилактика чарасы игълан ителде
Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына бару-кайту вакытларында иминлеген тәэмин итү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактика чарасы игълан ителде. Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 10 баланың гомере өзелгән, 300дән артыгы имгәнгән. Быел җәяүле балаларның машинага тапталу...
-
Иң яхшы гаиләләр очрашуына Югары Симет авылында яшәүче гаилә барачак
Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан лидеры һәм аның хатыны исеменнән иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара уздыру планлаштырыла. Әлеге очрашуга Саба муниципаль районыннан Югары Симет авылында яшәүче Миләүшә һәм Расим Шакировлар гаиләсе барачак. Гаилә башлыгы 39 ел ферма мөдире булып эшли, тормыш иптәше 40 ел сыерлар сава. Биш бала...
-
Сыер саву алдынгыларының исемнәре билгеле
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның җиде ае йомгаклары буенча машинада сыер саву алдынгыларының исемнәрен атадылар. Алдынгылар исемлеге алар караган терлекләрнең продуктлылыгын исәпкә алып төзелде. Рейтингның икенче яртысында 213 көн эчендә бер сыердан 4,3-5 тонна сөт сауган алдынгы операторлар билгеләнде. Алар арасында җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең Сатыш...
-
Кырда эш тукталмый
Игенчеләр урак вакытында вакытсыз йөргән яңгырларга карап борчылса да, аяз көннең кадерен белеп калырга тырышалар. Басу-кырларда урып-җыю, чәчү эшләре дәвам итә.