22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Җырлый гына башлаган идең бит, Әтнә кызы!
"Кеше китә, җыры кала." Кемнең дә үлү хәбәрен ишетүгә: якын кешеңме ул, аз гына танышыңмы яки үзең укытып чыгарган укучыңмы әнә шул юллар күңелгә килә. Әйе, "җырлары җырлана" гына башлаган иде шул баланың. Яше дә бит 19 да гына иде. 14 сентябрь иртәсендә авыр юл һәлакәтендә чәчәк кебек бала, яшәргә,...
-
«Автомобильсез бер көн» акциясенә кушылдыңмы?
Традицион рәвештә, бу көнне министрлык хезмәткәрләре эш урыннарына җәмәгать транспортында һәм велосипедта килә. Татарстанда, 2009 елдан башлап, акциядә ел саен 60 меңнән артык транспорт йөртүче катнаша. Бер автомобильнең атмосферага тәүлегенә уртача 5-6 килограмм зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын исәпкә алганда, акция көнендә автомобильләрдән һаваны пычрата торган матдәләрнең 300 тоннага кадәр азрак...
-
Милек салымнарын 1 октябрьгә кадәр түлә
Быел җир, транспорт һәм миллеккә салымны физик затлар 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш. Республика буенча 2,5 миллион кешегә белдерү хаты җибәрелгән, дип хәбәр итте бүген министрлар кабинетында узган матбугат очрашуында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин. Милеккә салымны - 1,5 миллион, җир салымын - 1,1 миллион,...
-
Татарстан хаҗилары Мәккәгә килеп җитте
Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә китте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр...
-
Татарстан селекционерлары бал кортларының яңа нәселен булдыруга кереште
Татарстан умартачылык буенча сезон нәтиҗәләре белән Башкорстаннан соң икенче урынны алды. Сезон нәтиҗәләре Рязань өлкәсе Рыбное шәһәрендә умартачылык буенча бөтенроссия киңәшмәсендә белдерелде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Умартачылык буенча идарәдә хәбәр иттеләр. Бәяләмә селекция эше, умартачылык продукциясен җитештерү, бал кортлары гаиләре саны арттыру буенча бирелде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстанда...
-
Бу атнада бәйрәм ялы көтә
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән кануны нигезендә 24 сентябрь - Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булачак.
-
Байлар Сабасы гимназиясе укучылары арасында кросс – йөгеру ярышлары уздырылды [фоторепортаж]
-
«Димләп кияүгә чыгуыма үкенмәдем»
«Беркайчан да» дип әйтмә! Шулай дип әйтүең булыр - бөтен җиһан бу антыңны боздыру өчен тырышыр, дигән сүз бар. Башкортстанның Илеш районы, Сеңрән авылында яшәүче Мәдәния ханым Гәрәева белән сөйләшеп утырганда «кылт» итеп шушы сүзләр исемә төште. Бик кечкенә вакытында әбисен «Димләп кияүгә чыгу ничек була соң ул?» дип йөдәтә...
-
Корбан чалу кагыйдәләре һәм тәртибе
Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 17 мең сум дип килештеләр. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала. Бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы,...