Җырлый гына башлаган идең бит, Әтнә кызы!
"Кеше китә, җыры кала." Кемнең дә үлү хәбәрен ишетүгә: якын кешеңме ул, аз гына танышыңмы яки үзең укытып чыгарган укучыңмы әнә шул юллар күңелгә килә. Әйе, "җырлары җырлана" гына башлаган иде шул баланың. Яше дә бит 19 да гына иде. 14 сентябрь иртәсендә авыр юл һәлакәтендә чәчәк кебек бала, яшәргә,...
"Кеше китә, җыры кала." Кемнең дә үлү хәбәрен ишетүгә: якын кешеңме ул, аз гына танышыңмы яки үзең укытып чыгарган укучыңмы әнә шул юллар күңелгә килә. Әйе, "җырлары җырлана" гына башлаган иде шул баланың. Яше дә бит 19 да гына иде. 14 сентябрь иртәсендә авыр юл һәлакәтендә чәчәк кебек бала, яшәргә, зур эшләр башкарырга атлыгып торган, әнисенең бик кадерләп үстергән бердәнбер баласы, иптәшләренең якын дусты, курсташларының әйдәманы, Әйшияз халкының яраткан кызы, мәктәпне былтыр гына тәмамлап, укытучылар күңелендә тирән эз калдырган Гөлиябез арабыздан фаҗигале төстә китеп барды.
Кечкенәдән күңелендә йөрткән хыялы - укытучы, татар теле укытучысы булу хыялы белән яшәде. Укытучы һөнәренең бик авыр икәнен, хәзерге балалар белән эшләүнең бик катлаулы икәне дә туктатмады аны. Мәктәптә укыган елларында бик актив булды, һәр эшкә алынды, һәр эшне яратып, теләп башкарды. Дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләренә биреп,үзе теләгән, хыялланган КФУның татар теле факультетына укырга керде. "Апа, үзем теләгән уку йортына кердем бит", - дип шалтыратып, чиксез шатлыгы белән уртаклашты. "Апа, мине анда да эш көтеп торган бит, группада староста итеп сайладылар", - диде бер очрашуда.
Теләгән һөнәре буенча бер ел гына укып калды шул балакай. Их, шул 14 сентябрь иртәсендәге фажига булмаса, тырышып укыр, янып яшәр идең бит, Гөлиякәй. Кеше язмышлары күкләрдә языла ди бит. Нишлисең?!
Гомерең кыска булса да, Гөлия, син иптәшләрең, укыткан укытучыларың күңелендә һаман яшь, тынгы белмәс, хыялый кыз булып озак сакланырсың. Без сине сагынабыз...Тыныч йокла, балакай! Пенсионер -укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев