22 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Ял көннәрендә Казанда салкын һава торышы көтелә
23-нче ноябрь төнлә һава температурасы минус 13 градуска кадәр төшәчәк.
-
Үзара салым – үзебез өчен
24 ноябрьдә Шәмәрдәндә үзара салым буенча җирле референдум уза. Авыл җирлеге башкарма комитеты, лицей, мәдәният йорты, “Яшьлек” мәдәни-спорт үзәге, Шәмәрдән урманчылыгы административ биналарында урнашкан сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшли.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән
Һәлакәт бүген Татарстанның Биектау районында 5.00 сәгать тирәсендә булган.
-
Балалар китап укый
Көзге каникулларда Саба район балалар китапханәсе балаларның шат авазыннан тынып тормады. Район һәм авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бергә укуы күңелле”, “Әкиятләр иленә сәяхәт”, “Төрле төстәге битләр”, “Бөтен җиргә сер итеп кенә” дип исемләнгән төрле әдәби чаралар үткәрелде.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләнде
Мәскәүдә фәнни-гамәли конференция кысаларында башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм оешмалар вәкилләрен хөрмәтләделәр.
-
“Саба” һәм “китап” синонимнар
“Китап… Ике катыргы арасында тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы», – дип язган Ибраһим Гази.
-
Роспотребнадзор экспертлары антибиотик эчү буенча киңәш бирде
Антибиотикларны нигезсез билгеләү һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә микробларда аларга каршы тору сәләте барлыкка килә.
-
Ветеранга – Белоруссия медале
Белоруссия үзенең җирләрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан каһарманнарын онытмый. Хәзерге вакытта Иске Икшермә авылында яшәүче Камил ага Якупов та шулар сафында була. Ул 1943 елда хәрби хезмәткә алынып, башта Суслонгер газапларын уза, аннары Белоруссия фронтының 307нче дивизиясе 1018нче укчы полкы 2нче батальоны составында сугыша. Пехота көн саен 40-50 чакрым алга китә. Чираттагы торак пунктны алу өчен барган бәрелештә Өчнарат егете атакага окоптан беренчеләрдән булып сикереп чыга һәм аның артыннан рота күтәрелә.
-
ФРОНТ ХАТЛАРЫН ҺӘМ ФОТОЛАРЫН ҖЫЯЛАР
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларында сакланган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттан язган хатларын җыюны дәвам итә.
-
Илсөя Бәдретдинова гуглдан нәрсә белешә?
Бер минут эчендә гуглга 4 меңгә якын сорау бирүләрен белә идегезме? Бары тик яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдретдиновага гына гугл шулай кызык итеп җавап бирә ала. "Окей гугл, ничек әзрәк ябыгырга соң?",- дигән соравына, Гугл "Хәзер ике көн Балтач! Гөлфәния апа белән Зөһрә апа көтә... полюбому тәмле әйберләр әзерлиләр... Башымны катырма әле",- дигән ди имеш.
-
Кремльдә Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырдылар
Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы кичә кич Мәскәү Кремлендә булды.
-
Ипекәйдә – күңел җылысы
Икмәк – табын күрке, кешелекнең яшәү чыганагы.
-
Бензинга бәяләр күтәрү эстафетасы дәвам итә
Дөнья яңалыклары темасына язарга керешкәнче: “Бу атнада тагын фетнә турында язарга туры килмәсә иде”, – дип уйлап куясың, ләкин хәбәрләр тасмасына күз төшерүгә, планетакүләм иң мөһим вакыйганың яңа социаль тетрәнү икәненә төшенәсең.
-
Хөрмәнең зыяны да бар
Көз җитеп, көннәр суыта башлагач, сатуга хөрмә чыга. Сары, кызгылт- сары төсләре белән күзне кызыктырып, базар, кибет киштәләреннән кыш буе да төшми әле ул. Хөрмә сезоны башлангач, мәгълүмат чараларының да аңа игътибары арта. Мәсәлән, федераль телеканаллардагы тапшыруларда да күптән түгел хөрмәгә багышланган сәхифәләр чыкты, табиблар үз киңәшләрен бирде. Шунда ишеткәннәргә таянып, без дә укучыларыбызны кисәтеп куярга булдык. Чөнки аның файдасы гына түгел, зыяны да бар икән.
-
Александр Браверман: «Авыл хуҗалыгы кооперативларының өстенлеге эре сәүдә челтәрләреннән һәм кредит ресурсларыннан файдалана алуда»
Бүген Казанда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең стратегик сессиясе узды. Корпорациянең генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында фикер алыштылар.