Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеранга – Белоруссия медале

Белоруссия үзенең җир­­ләрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан каһар­маннарын онытмый. Хә­зер­ге вакытта Иске Ик­шер­мә авылында яшәү­че Камил ага Якупов та шулар сафында була. Ул 1943 елда хәрби хезмәткә алынып, башта Суслонгер газапларын уза, аннары Белоруссия фронтының 307нче дивизиясе 1018нче укчы полкы 2нче батальоны составында сугыша. Пехота көн саен 40-50 чакрым алга китә. Чираттагы торак пунктны алу өчен барган бәрелештә Өчнарат егете атакага окоптан беренчеләрдән булып сикереп чыга һәм аның артыннан рота күтәрелә.

Һөҗүмнән соң командирлары  аны рота  алдына  чыгарып рәхмәт белдерә.  Камил Якупов батырлыгы өчен  Кызыл  Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Кечкенә буйлы  солдатны элемтәче итеп  билгелиләр һәм ул дошман  күзенә  чалынмыйча  шуышып барып телефон чыбыкларын  ялгый,  күп кенә операцияләрнең  уңышын тәэмин итә.  Җиңүне Рокоссовский командалыгындагы 2нче Белоруссия фронтында каршылый. Сугыштан соң Белоруссия- Польша чикләрен саклый. Туган ягына 1950 елның октябрендә  кайта.

Киләсе елның мартында 94 яше тулачак ветеран Белоруссиянең дәүләт бүләге – «75 лет освобожде́ния Беларуси от немецко-фашистских захватчиков» (белор. Медаль «75 год вызвалення Беларусі ад нямецка-фашысцкіх захопнікаў») юбилей медален тапшырырга   килүчеләрне  солдатларча төз  басып  каршы  алды. “Аллага шөкер, яшәп ятабыз. Пенсияне китереп торалар. Телевизор карыйбыз, “Саба таңнары”н да  укыйбыз. Почтальон гәҗит куйганын тәрәзәдән генә  карап торабыз да,  чыгып алабыз. Балалар шәһәрдә, кайтып  йөриләр. Зарланмыйбыз”,– ди Камил абый. Аның Елыш кызы Флюра апа белән бергә  яши башлауларына инде 62 ел булган. Медальне Камил  Якуповның күкрәгенә беркеткән башкарма  комитет аппараты җитәкче Марат Кәримов ветеранга әле  сезнең  янга  күп тапкырлар  килергә,  Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да бергә   каршылырга   язсын дигән  теләк  белдерде. Ветеранны хәрби  комиссар Фәнис  Закиров,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы  Нияз Нурмөхәммәтов, Икшермә мәктәбе кадетлары да котлады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев