Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
«Туган тел фест» республика конкурс-премиясе 26 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта булачак. Чарага татар теле укытучыларын, тәрбиячеләрне, педагогларны чакыралар. Кунакларга сертификатлар һәм бүләкләр әзерләнгән. Моннан тыш, файдалы остаханәләр һәм концерт та булачак.
2022 елда башланып, быел инде сигезенче тапкыр уза торган «Туган тел фестивале» Татарстанның авыл, район һәм шәһәрләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар белән тәрбиячеләрне берләштерә. Нәтиҗәдә, 4 ел дәвамында фестиваль 1500 дән артык катнашучыны җыйды.
Нет комментариев