22 декабрь 2017 яңалыклары
-
"Барс"лар Яңа елны бәйрәм итте!
Яңа ел алды - корпоративлар чоры. "Барс Медиа" оешмасы да хезмәткәрләрен ресторанга җыйды.
-
Бала караучы хатынның 8 айлык баланы кыйнавын яшерен камера ярдәмендә белгәннәр (видео)
Бала тәнендә көйгән урыннар күргәч, әни кеше фатирында яшерен камера урнаштыра.
-
Эзмә авылындагы 1332 елгы кабер ташы
Саба районы Эзмә авылының төньягында 1332 елгы кабер ташы бар. Ул кабер ташында борынгы болгар телендә гарәп хәрефләре белән: "Йосыфҗан бине Хөсәен 1332 елда вафат булды"-дип язылган. Бу кабер ташы ташландык хэлдэ иде. Быел шул каберлек яңартылды. Тарихыбызны онытырга ярамый. Татар халкы элек-электән үк укымышлы кешеләргә, алыштыргысыз шәхесләргә бай булган.
-
Чүпрәле районында 68 яшьлек ир-ат янып үлгән
Янып үлгән ир-атның начар гадәтләре булмаган.
-
Уфада “ТТ милли премия” бәйрәмендә Фирдүс Тямаев арган халыкны ничек уяткан?
Башкортстанның Уфа шәһәрендә «Туган тел» телеканалы оештырган “ТТ милли премия”сен тапшыру тантанасы узды. Беренче тапкыр үткәрелгән чарада татар эстрадасының танылган артистлары да катнашты.
-
Югары Шытсу авылында яшәүче Шәмсекамал Дәүләтгәрәй кызы Фәрлаховага 90 яшь
Юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, мәктәп директоры Илсия Калжанова тәбрикләделәр.
-
Рәмис Латыйпов: Танылмаган танылганнар, яки Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын карагач туган фикерләр
Безнең данлыклы һәм мәшһүр ансамблебезне нинди сүз белән бәяләргә икән дигән фикер башта күптән йөри иде. Ниһаять, таптым. Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертын карарга дип театр бинасына кереп залга күз салуга, башыма шушы сүзтезмә килде. “Танылмаган танылганнар”.
-
Шәһәрне ташлап, авылга кайткан Нәридә: "Сыер саву - иң яраткан шөгылем"
Һәр авылда тырыш, кунакчыл, үзләренең энергиясе белән башкаларга да көч биргән кешеләр була. Кышлау авылындагы Рәдис һәм Нәридә Хәкимовлар да әнә шундыйлардан. Тумышы белән шәһәрдән булган сыер савучы ханым һәм балта остасы егетнең ханымның сыер-бозаулар асравы турында ишеткәч, Кышлауга кузгалдык.
-
СОЛЫ ПЕЧЕНЬЕСЫ
Солы печеньесы рецепты
-
Ике ел эчендә Россиядә физкультура дәресендә 212 Россия укучысы үлгән
Мәскәүнең Кузьмин районындагы мәктәптә 16 яшьлек тагын бер мәктәп укучысының физкультура дәресендә гомере өзелгән.
-
Әнвәр Нургалиев: “Концертка киемнәр алганда әнисе белән түгел, ә кызым белән киңәшләшәм”
Бүгенге көндә нык популярлашып киткән Әнвәр Нургалиев белән балалары турында сөйләшә башласаң, ул эреп китә. Тәмләп сөйли. Әле шушы көннәрдә генә кызы 6нчы сыйныфта укучы кызы Элина турында гапләштек.
-
Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте
2018 елда пособиенең уртача күләме – 10 523, 2019 елда – 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк.
-
«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә социаль медицина чаралары.
Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндеру булегендә тернәкләну үтүчеләргә табиб билгеләмәсе нигезендә түбәндәге социаль медицина чаралары үткәрелә: кан басымын үлчәү, уколлар кадау, аяк табаны сеңгерләрен тынычландыру өчен гидромассаж ванналары кую, үлән чәйләре, дәвалау массажы үткәрелә. Үткәрелгән дәвалау чаралары организмны ныгыта, иммунитетны кутәрә, ял итүчеләргә унай яктан тәэсир итә.
-
Татарстанда яшь укытучылар, ипотеканы өлешчә каплау өчен, грантка дәгъва итә ала
Ел саен республикада 100гә кадәр грант бирелә.
-
Биектау районында ике өлкән кеше һәм ике бала газ белән агуланган
Гаиләнең агулануы турындагы хәбәр бүген 15.05 сәгатьтә 112 бердәм экстрен номерына алынган.