Чүпрәле районында 68 яшьлек ир-ат янып үлгән
Янып үлгән ир-атның начар гадәтләре булмаган.
Бүген Чүпрәле районының Иске Әлмәле авылында агач өйдә ир-ат янып үлә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Янгын сүндерүчеләр фаразынча, ир электр җиһазларын дөрес файдаланмаган. МЧС хезмәткәрләре өч ай элек кенә бу ирнең өендә булып, инструктаж уздырган була.
68 яшьлек ир начар яктан телгә алынмый, хокук органнары белән конфликтка кергәне булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев