Путин сайлаулардан соң мобилизация турындагы сүзләрне  сафсата дип атады
Яңалыклар

Путин сайлаулардан соң мобилизация турындагы сүзләрне сафсата дип атады

Россия Президенты Владимир Путин сентябрь сайлауларыннан соң мобилизация игълан итү турындагы хәбәрләрне «сафсата» һәм Россиягә мәгълүмати һөҗүм дип атады.

Россиядә сентябрь сайлауларын уздырганнан соң мобилизация игълан итәчәкләр дигән раслаулар дөрес түгел. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

"Бу сафсата. Бу Россиягә мәгълүмати һөҗүм»,-диде Россия лидеры Кыргызстанга визиты нәтиҗәләре буенча матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Путин республикага дүшәмбе көнне ШОС саммитында катнашу өчен килде. Элегрәк дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мөмкин булган мобилизация турындагы хәбәрләрне «мәгълүмати үрдәкләр»дип атады.

Чыганак: Татар информ

 


Нет комментариев