2027 елда Казан белән Мальдиваны туры авиарейслар бәйләргә мөмкин
Яңалыклар

2027 елда Казан белән Мальдиваны туры авиарейслар бәйләргә мөмкин

Перспективалы шәһәрләр исемлегендә шулай ук Уфа һәм Екатеринбург та бар.

Мальдива хакимияте Россия белән авиаэлемтәне киңәйтү турында фикер алышты. 2027 елда Татарстан башкаласын һәм Көньяк Азиядәге илне туры авиарейслар бәйләячәкләр, дип хәбәр итә Россия Туроператорлары ассоциациясе матбугат хезмәте (АТОР).

Рейсларны Maldivian Мальдив авиакомпаниясе эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Перспективалы шәһәрләр исәбенә Казан гына түгел, ә Уфа һәм Екатеринбург та керә. Туры рейс бу төбәкләрдә яшәүчеләргә юлда вакытны кыскартырга һәм чит ил аэропортларында күчеп утырулардан арындырырга мөмкинлек бирәчәк.

АТОРДА билгеләп үтүләренчә, Maldivian рейсларына ихтыяҗ беренче чиратта бәягә һәм маршрутка бәйле булачак. Туроператорлар мәгълүматлары буенча, Мальдива-Россия туристларының кирәкле чит ил юнәлешләренең берсе. Бу хакта статистика сөйли: ел башыннан биредә инде 200 меңләп россияле булган, ел ахырына кадәр аларның саны 300 меңгә кадәр артырга мөмкин. Элегрәк Таиланд россиялеләр өчен безвизны ике тапкыр киметкән иде. Россиядән тыш, исемлеккә тагын 91 ил кергән.

Чыганак: «Вечерняя Казань»


Нет комментариев