«Яшьлек» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсында Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Бер дулкында» проекты өчен 1 700 000 сум отты,
Шәмәрдән авылында урнашкан »Яшьлек» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсында җиңгән проектны гамәлгә ашыруга кереште. Әлеге конкурс кысаларында «Яшьлек» яшьләр үзәге «Бер дулкында» проекты белән 1 700 000 сум күләмендә грант отты.Халыклар бердәмлеге елына багышланган Проект Саба районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормышын, гореф-гадәтләрен яктыртучы чараларны үз эченә ала һәм аларның дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
"Яшьлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында откан проектын тормышка ашыра башлады. Әлеге конкурс кысаларында, "Яшьлек" яшьләр үзәге "Бер дулкында” (“На одной волне”) проекты белән 1 700 000 сумлык грант откан иде. Проект, халыклар бердэмеге елына багышланып, Саба районында яшәүче милләт вәкилләенең бердәм, дус булып яшәүләрен, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын яктырткан чараларны үткәрүне үз эченә ала.
28нче август көнне шундый чараларның беренчесе узды. Бу көнне районыбызда яшәүче милләтләр белән очрашу үткәрелде. Чараның максаты, халыкны, районда яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм барлык катнашучыларны милли мәдәниятләрнең зур фестивален уздыруга әзерләү.
Программада оештыручыларның сәламләү сүзләре,проектның максатлары белән таныштыру, төрле милләт вәкилләрен бер- берсенә тәкъдим итү каралды. Чараның төп өлешендә һәр милләт кешесе 5-10 минут дәвамында үзе турында сөйләде, традицияләре һәм мәдәни үзенчәлекләре белән уртаклашты. Җыр- моңнары һәм милли уеннары белән таныштырды. Соңынннан фестивальдә нинди традицияләрне күрсәтү мөһим, мәдәниятләрне күрсәтү өчен нинди мәйданчыклар оештырырга, чараларны әзерләүдә кемнәр катнашырга әзер дигән мәсәләләр күтәрелде.


Нет комментариев