Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме узды
Район яңалыклары

Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме узды

Килдебәк урта мәктәбендә уку елы башлану уңаеннан узган тантаналы линейкада беренче сыйныфка килгән 9 балага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды.

1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 103 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ, Иске Икшермә авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән килеп белем алачак. Беренче сыйныфка 9 бала кабул ителде. Балаларга 21 мөгаллим белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар.

Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Ә Саба муниципаль районының җир һәм мөлкәт палатасы җитәкчесе А.М. Галиуллин шулай ук укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Миннихановның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясе беренче сыйныф укучыларына уку өчен кирәк-яраклар бүләк итте.

Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм уңышлы уку елы телибез.


Нет комментариев