23 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Салават Миңнехановның өр-яңа клибы
Татар эстрадасының җырлы-моңлы гаиләсе Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлардан чираттагы бүләк кайнар табадан төште. Салават Миңнеханов премьера тәкъдим итте: бүген аның ютуб каналында өр-яңа үзенчәлекле клибы дөнья күрде. Җыр "Синең хакта" дип атала.
-
Чүп ташый торган машинаның сары яки соры контейнерлар җыйганын тикшерергә мөмкин
Соңгы 5 айда чүп ташучының коры һәм эшкәртелми торган калдыкларны бутаган бер генә очрагы да расланмаган.
-
РОССИЯНЕҢ ЯҢА МӘГАРИФ МИНИСТРЫ – КЕМ УЛ?
21 гыйнвар кичендә Рособрнадзорның экс-җитәкчесесе Сергей Кравцов Россиянең яңа мәгариф министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр министр кәнәфиендә 2018 елның маеннан бирле Ольга Васильева утырган иде. Кем соң ул яңа министр? Бүген шушы сорауларга җавап эзлибез.
-
ЮХИДИ татарстанлылардан юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу турында хәбәр итүне сорый
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, республика халкының актив позициясе Татарстан юлларында һәлакәтләр санын киметергә ярдәм итәчәк.
-
"Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының республика этабында катнашу
22 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының республика этабы узды. Бу ярышларда Явлаштау мәктәбенең егетләр командасы катнашып 4 урынны яулады.
-
Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы кимүе күзәтелә
2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган.
-
2019 елда татарстанлылар ирекле рәвештә тапшырган корал өчен 524 424 сум премия алган
Узган елда республика гражданнары 322 берәмлек корал, 189 берәмлек сугыш кирәк-яраклары һәм 700 граммнан артык дары тапшырган.
-
Саба районы терлекләрдә лейкоз проблемасын уңышлы хәл итүчеләр рәтендә
Татарстанда мөгезле эре терлекләрдә лейкоз ике тапкыр кимегән.
-
Татарстан илкүләм проект буенча күперләрне төзекләндерү программасында катнаша
Республика тарафыннан 10нан артык күперне 2020 елда реконструкцияләр планына кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.
-
Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара
Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар туган як турындагы хикәяне игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, аннары бу темага рәсем ясадылар. Бер атнадан конкурска йомгак ясыйбыз.
-
УНИКС ышанычлы рәвештә Еврокубок топ-16 уеннарында төркем лидерлыгына чыкты
Кичә үз кырында Казан баскетбол клубы уенчылары Истанбулның «Галатасарай» командасын 94:69 исәбе белән отты.
-
Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның ел студенты – 2019» премияләрен тапшырачак
Җиңүчеләрне 25 гыйнварда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында игълан итәчәкләр.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ЛФК дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Терехина Налия Мансуровна, социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрә. Әлеге күнегүләр ярдәмендә гомум физик һәм психик хәл яхшыра, мускулларның, буыннарның, сеңерләрнең, кан тамырларының, капилляр һәм нерв күзәнәкләрнең нормальләшүе күзәтелә.
-
Татарстанда пневмококк инфекциясе 2,5 тапкыр арткан
2019 елда шушы инфекция белән авыруның 340 очрагы теркәлгән.
-
Саба районы өлкән яшьтәге гражданнарга өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча пилот проектта катнашачак
Өлкән буын (65 яшьтән өлкәнрәкләр) гражданнарына өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча пилот проектында катнашу өчен шәхси медицина оешмалары чакырылалар.