"Мишә дулкыннары" әдәби клубы шагыйрәләре "Аулак өй баттл" уенында җиңү яуладылар
21 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе каршында эшләүче "Мишә дулкыннары" әдәби клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар. Таныштыру, кара-каршы такмаклар әйтешү, "Йөзек салыш" уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмадылар һәм Әтнә командасы белән көч сынашуда җиңү яуладылар.