21 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе каршында эшләүче "Мишә дулкыннары" әдәби клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар. Таныштыру, кара-каршы такмаклар әйтешү, "Йөзек салыш" уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмадылар һәм Әтнә командасы белән көч сынашуда җиңү яуладылар.

Катнашучылар: Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатиховага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!







Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев