Бу адым коллективтагы татулыкны ныгыту һәм авыл халкына кышкы чорга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алып баруда реаль ярдәм күрсәтү максатын күздә тота.
«Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы кампаниясе тәмамлану уңаеннан традицион социаль акция узды: предприятие үз хезмәткәрләренә терлек азыгы буларак салам өләште.
Җәмгыять директоры Алмаз Зарипов билгеләп үткәнчә, «Эшче кешене кайгырту — ул бары тик хезмәт хакы түләү генә түгел. Безнең хезмәткәрләр — безнең иң зур байлыгыбыз. Алар бөтен көчләрен куеп басу-кырларда эшлиләр, икмәк үстерәләр. Димәк, аларның ихтыяҗлары да безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Үзебезнекеләргә беренче чиратта ярдәм итәбез». Ул шулай ук мондый традициянең киләчәктә дә дәвам иттереләчәген вәгъдә итте.



Нет комментариев