Пилотсыз очкычлар Россиянең ике шәһәрендә Ozon складларына һөҗүм иткән
Хәвеф-хәтәр

Пилотсыз очкычлар Россиянең ике шәһәрендә Ozon складларына һөҗүм иткән

Украина пилотсыз очкычлары Махачкала һәм Краснодардагы Ozon складларына һөҗүм иткән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

   Махачкалада һөҗүмнән соң янгын чыккан, ә склад хезмәткәрләре оператив рәвештә эвакуацияләнгән. Шуңа да карамастан, берничә кеше зыян күргән. Алар медицина ярдәме алган, хәзерге вакытта аларның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Склад эше туктатылган, логистик маршрутлар яңадан бүленә, дип белдерделәр маркетплейс матбугат хезмәтендә.

 

Фото: Татар информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bespilotniki-atakovali-sklady-ozon-v-dvux-gorodax-rossii-5928177

 


Нет комментариев