23 апрель 2018 яңалыклары
-
Казанда “Милләт аналары” хакында сөйләштеләр
Заманалар үзгәрсә дә, “Милләт аналары”н онытмаска кирәк, дип саный тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова.
-
Миңнеханов эшмәкәрләргә татар мәкале белән җавап бирде
Аның сүзләренчә, милеккә салымга ташлама турындагы сорауга “Ашаган белми, тураган белә” дип җавап бирде.
-
Журналистика факультетының иң өлкән укытучысы Җәвит Акчурин вафат
Мәрхүм белнә хушлашу 24 апрельдә 10.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы, 5А йорт, 70 фатирда узачак.
-
“Вай-фай”сыз тормыш ай-һай!
Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.
-
Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасын Гагарин кубогын яулаулары белән котлады
Татарстан Президенты команданы әлеге кубокка якынайткан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
БМО баш секретаре: "Салкын сугыш кире кайтты"
БМО баш секретаре Антониу Гуттереш БМО Иминлек шурасы бүгенге халәтендә Сүриядәге низагны чишә алмый дип белдерде. "Салкын сугыш кире кайтты", диде ул Швециянең SVT телевидениесенә.
-
Кытайда әти-әниләре үлеп 4 ел үткәч, бала туган
Сабыйны картәти-картәниләре үстерәчәк. Кытайның көнчыгышындагы Исин шәһәреннән яшь пар Шэнь Цзе һәм Лю Си 2013 елда автомобиль һәлакәтендә үләләр.
-
24 апрельгә һава торышы
Иртәгә, 24 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава.
-
Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре исемлегенә кергән
Россия төзелеш һәм ТКХ министры сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерү стандартларын әзерли.
-
Район китапханәсенең уку залында “Библиотөн 2018”
Һәр елны Район үзәк китапханәсе “Библиотөн” Халыкара акциясында актив катнаша. Быелгы “Библиотөн” “Татар әдипләренең китапларын укы һәм бел” дигән девиз астында үтә. Шул уңайдан 20 апрель көнне Район үзәк китапханәсенең методик бүлеге татар әдипләренә багышланган “Башваткыч” уенын оештырдылар.
-
Саба районы Үзәк балалар китапханәсендә «Библиосумерки -2018»
20 апрель көнне Саба районы Үзәк балалар китапханәсендә ел саен масштаблы үткәрелә торган чара «Библиосумерки -2018», оештырылды.
-
Ипидән дә тәмлесе юктыр миңа калса..
Куптән интернет чилтәреннән алган рецепт бу...үзе җиңел, үзе тәмле.
-
Башкортстаннан узган циклон хуҗалыкларга шактый зыян салган
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
-
«Әниләр һәм бәбиләр» бергә җыелса, нәкъ бер автобус кеше була! /фоторепортаж/
«Әниләр һәм бәбиләр» командасын күпләр телевизор экраннарындагы «Бәби көтәбез әле» дигән клиплары аша белә. 2016 елда төшерелгән видеоязмада җырчылар Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова, алып баручы, сценарий язучы Зәмирә Рәҗәпованың бәби көткән мизгелләре сурәтләнә. Шушы клип, аралары 1-2 атна булып туган сабыйлары аларны берләштерә дә куя. Хәзер алар бергә җыелса, нәкъ бер автобус – 21 кеше була икән!
-
БАЛЫК ТОТУНЫ ТЫЮ СРОКЛАРЫ
2018 елда Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы сулыкларында һәвәскәр һәм сәнәгать балыкчылыгын язгы тыю сроклары үзгәрде.