23 май 2014 яңалыклары
-
Бүген Саба муниципаль районы Советы утырышы үтте [+фото]
Агымдагы елга районның төгәллекләр кертелгән бюджеты керемнәр буенча - 784120,096 мең сум, чыгымнар буенча 809510,905 мең сум, ә дефицит 25390,809 мең сум тәшкил итә. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатовның бүген Саба муниципаль районы Советы утырышында ясаган докладыннан күренгәнчә, хәзер бюджетны үтәү максатында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә эш алып барыла. Беренче...
-
Фән олимпиадаларында җиңгән районыбыз укучыларын тәбрикләделәр [исемлек + фото]
Иң бай кеше кем ул? Колакча киеп, текәләнеп йөрүче малайлар яки соңгы мода киемнәре белән гардероблары шыплап тулган кызлар түгел. Ә гыйлемле, сау-сәламәт балалар үстерүче гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче балалар.
-
Район башлыгы райондагы проблемаларны балалар сочинениеләре аша ачыкларга тәкъдим итте
Билгеле булганча, муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затлар, үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында ел саен мәгълүматлар биреп торырга тиешләр. Коррупциягә каршы тору кануннары шуны таләп итә. Белешмәләрне хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, мәгълүматларның чынбарлыкка туры килүе...
-
Районда минималь эш хакыннан кимрәк күләмдә түләү фактлары ачыкланган
Район прокуратурасы хуҗалык итүче субъектларда хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшереп, әлеге өлкәдә күп кенә кимчелекләр барлыгын ачыклады. Тикшерү барышында төп игътибар кешеләрне хезмәт килешүләре төземичә эшкә алуга, хезмәт хакларын конвертларда түләү мәсьәләләренә бирелгән. Хезмәт мөнәсәбәтләренең законлы булмаган башка төрле чагылышлары да игътибардан читтә калмаган. Тикшерү Россия Пенсия фондының рәсми мәгълүматлары...
-
Районыбызның яшь самбочылары спорт фестиваленнән зур җиңү белән кайтты
Болгар шәһәрендә дзюдо һәм самбо буенча Россиянең беренче чемпионы Г.Борюшкин истәлегенә багышлап уздырылган спорт фестивалендә Саба спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Диас Камилов 35 килограммга кадәрге үлчәүдә 3нче урынны алды. Үсмер егеткә медаль һәм грамота бирелде. Динар Шәймәрданов 5нче нәтиҗә күрсәтте (тренерлары Наталия Кирсанова).
-
Юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек сабыйның гомере өзелгән
Кичә кич, ТРның Зәй районында юлда килеп чыккан транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, тагын дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастахангә китерелгән. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме хәбәре буенча, һәлакәт сәгать 21.25тә Яр Чаллы-Зәй автомобиль юлының 27 нче километрында килеп чыккан. "Лада Гранта" автомобиле белән идарә иткән 44...