Районда минималь эш хакыннан кимрәк күләмдә түләү фактлары ачыкланган
Район прокуратурасы хуҗалык итүче субъектларда хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшереп, әлеге өлкәдә күп кенә кимчелекләр барлыгын ачыклады. Тикшерү барышында төп игътибар кешеләрне хезмәт килешүләре төземичә эшкә алуга, хезмәт хакларын конвертларда түләү мәсьәләләренә бирелгән. Хезмәт мөнәсәбәтләренең законлы булмаган башка төрле чагылышлары да игътибардан читтә калмаган. Тикшерү Россия Пенсия фондының рәсми мәгълүматлары...
Район прокуратурасы хуҗалык итүче субъектларда хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшереп, әлеге өлкәдә күп кенә кимчелекләр барлыгын ачыклады. Тикшерү барышында төп игътибар кешеләрне хезмәт килешүләре төземичә эшкә алуга, хезмәт хакларын конвертларда түләү мәсьәләләренә бирелгән. Хезмәт мөнәсәбәтләренең законлы булмаган башка төрле чагылышлары да игътибардан читтә калмаган. Тикшерү Россия Пенсия фондының рәсми мәгълүматлары буенча 2013 елда эшчеләрнең хезмәт хаклары 8000 сумнан артмаган 120дән артык субъектта (юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр) үткәрелгән һәм шуларның 43ендә кешеләрнең хезмәт килешүләрсез эшкә алу, хезмәтләренә минималь эш хакыннан кимрәк күләмдә түләү фактлары ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ике вазифаи затка карата административ эш кузгатылган, 43 хуҗалык итүче субъектка хезмәт законнары таләпләрен бозарга ярамаганлыгы турында прокурорның язмача искәртүе кертелгән. Эшсез буларак исәптә торган килеш хезмәткә урнашып, пособие дә, эш хакы да алучылар ачыкланып, өч җинаять эше кузгатылган. Әлеге характердагы тикшерүләр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев