23 июль 2021 яңалыклары
-
Гидрометеоүзәк: Корылык Татарстанда уңышны киметәчәк
Шул ук вакытта, Россиядә ашлыкның тулай җыемы яхшы булыр дип көтелә.
-
Шахмат көнендә туган Мулланур
Явлаштау авылында яшәүче, шахмат буенча районның һәм республиканың күп тапкырлар чемпионы Мулланур Мусин исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Быел 20 июльдә, ягъни Халыкара шахмат көнендә аңа 70 яшь тулды.
-
24 июльгә һава торышы
24 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлеккә кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9...+14˚, көндез +19..+24˚ градус җылы булачак.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә «Кояшкай» лагеренең III - «Яшьлек» сменасы ачылды
22нче июль көнне «Кояшкай» лагеренең III - «Яшьлек» сменасы ачылды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Галиев Марат Ибраһим улы катнашты.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода
Специалисты АО «Транснефть - Прикамье» провели комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (МН) Пермь-Оса через Тулвинский залив реки Кама.
-
Мишәбаш авылында яшәүче Мөдәррис Минһаҗев өенең чормасын музей-бүлмәгә әйләндергән
Минһаҗевларның ишегалларына узуга, үзеңне икенче дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Тарихка сәяхәт нәкъ менә биредән үк башлана. Ишегалдында ук музей-күргәзмә эшли: монда өстәлләргә бихисап күп значоклар, акчалар, маркалар махсус җайланмаларга беркетелеп, тәртипләп урнаштырылган. Ничәнче елгы акча белән танышырга телисең, рәхим ит: 1767 елда чыккан патша тәңкәләреннән башлап, хәзер дә кулланышта булган акчаларның комплектлары бар.
-
Антициклон Татарстанга салкын алып килә
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада янәдән җылыта башлаячак.
-
Июнь аенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 6 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды
Шуларның икесе – Пүкәл авылында яшәүчеләр. 1965 елгы Р. 11 июньдә Өтернәс авылында “ДэуНексия” автомобилендә йөргәндә тоткарлана. Алкотестер ул сулап чыгарган һавада 0,353 промилле алкоголь барлыгын ачыклый. Тагын ике көннән КазанШәмәрдән юлының 105нче километрында туктатылган авылдашы – 1987 елгы Ф. исә тагын да күбрәк салган булып чыга. Шулай да ул беркетмәгә чиялекарлыганлы бер стакан сөт эчүе турында гына яза.
-
«Түбән Кама» милли паркында яшәүче каракош оясыннан онлайн-трансляция карап була
«Каракошлар бала чыгарды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аларга Айдар һәм Айгөл исемнәре кушылды», – ди орнитолог Ринур Бекмансуров.
-
Россиядә юл камералары яңа төрле кагыйдә бозу очракларын терки башлаячак
Яңалык беренче этапта 12 төбәккә, шул исәптән Мәскәү, Кырым, Ульяновск, Красноярск, Омск, Иркутск, Тверь, Кабардино-Балкария, Волгоград өлкәсенә кагылачак.
-
159нчы ПМК мәктәпләрдә азык-төлек блокларын яңарта
Моннан ярты гасыр элек оештырылган (2022 елда 50 ел була) 159нчы күчмә механикалаштырлган колоннасы районның төзелеш индустриясендә зур урын алып тора. Оешма быел да Илнар Нәбиуллин шәхси предприятиесе белән берлектә 30га якын объектта эш алып бара.