Антициклон Татарстанга салкын алып килә
Һава торышы

Антициклон Татарстанга салкын алып килә

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада янәдән җылыта башлаячак.

Бу атна азагында һәм киләсе атна башында төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон урнашу сәбәпле, Татарстанда салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә, 24 июльдә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Ә һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр, көндез +19, +24 градуска кадәр төшәчәк.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 25 һәм 26 июльдә Татарстанда һава торышын салкын антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә 8-13 градус кына җылы булачак, көндез — +19.+24 градус. Уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак. Төнлә салкынчарак — +10 до +15 градус, ә көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев