Быел әлеге кагыйдәне үтәмәүчеләргә 33 беркетмә төзелде, ягъни былтыргыга караганда 10га артты.
Көннәр кыскару һәм салкыннар башлану белән юл хәрәкәте иминлегенә бәйле проблемалар арта. Шушы чорның җитди мәсьәләләре турында ГАИның район бүлекчәсе башлыгы Марат Гаязов белән сөйләштек.
–Марат Мидхәтович, көзге-кышкы айларда җәяүлеләр юлларда, урамнарда үзләренең иминлеген ничек тәэмин итәргә бурычлы?
–Иң беренче таләп –яктылыкны кайтаручы элементлардан йөрү. Мәсәлән, машинаның якын уты кабызылса, җәяүлене йөртүче караңгыда 50 метрдан күрәчәк. Ә яктылык кайтаргычны куллану бу санны 4 тапкыр арттыра. Автомобильнең ерак фараларын кушу юлдагы объектны –100, фликерлы баланы 350 метрдан күреп алырга мөмкинлек бирә. Әлеге максаттан төрле профилактика чараларына өстенлек бирелә. ЮИД отрядлары катнашында “Ерактан күренеп тор!” акцияләре, иминлек атналыклары үткәрелә. Быел атналык 21-27 сентябрьдә барлык мәгариф оешмаларында уздырылды. “
–Бозлавыкларга да ерак калмый. Покрышкаларны кышкысына кайчан алыштырырга?
–Көпчәкне кайчан алыштырачагын һәр машина йөртүче үзе хәл итә, шулай да гап-гади иминлек кагыйдәләренә игътибарлы булу кирәк. Бу эшне календарьга карап түгел, ә һава торышының нинди булуыннан чыгып башкару мөһим. Каты җәйге шиналар һава температурасы 7дән түбәнрәк булганда юл белән тоташу үзлекләрен югалта башлый, ә йомшак кышкы шиннар җиде градустан югары температура вакытында тизрәк эштән чыга. Җәйге покрышкаларны кышкыга көн саен уртача тәүлеклек температура +5 С һәм аннан да түбәнрәк булса, юлда еш кына кар «боткасы» һәм бозлавык хасил була башласа алыштырырга кирәк.
–Теләкләргә килгәндђ...
Безнең вазифаларга аңлау белән карасыннар иде. ГАИ эшчәнлеге балаларның һәм һәркемнең юлдагы хәвефсезлегенә, юл кагыйдәсен бозучының вакытында туктатылуы аркасында килеп чыкмаган фаҗигаларне булдырмауга багышланган хезмәт. Әһәмиятле ягы – көндәлек профилактика. Хезмәттәшләрем белән шул максаттан барлык чараларны күрергә тырышабыз.
Нет комментариев