«Саба-информ» коллективы  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хөрмәтле ветераннарын котлады
Котлаулар

«Саба-информ» коллективы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хөрмәтле ветераннарын котлады

«Саба-информ» коллективы, матур традиция буенча, лаеклы ялдагы ветераннарының өйләренә барып, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр һәм җылы котлаулар тапшырды.

«Саба-информ» коллективы матур традиция буенча, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, редакциядә эшләп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарын зурлады. Яшь хезмәттәшләр өлкән буын вәкилләренә җылы теләкләрен җиткереп, өйләренә барып, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

«Сезнең белән бергә эшләгән еллар – безнең өчен зур тормыш мәктәбе. Сезнең тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм киңәшләрегез – безнең өчен иң кадерле мирас», – диде редакция хезмәткәрләре.

Өлкәннәребез дә үз чиратында яшьләрнең игътибарын югары бәяләп, редакциягә уңышлар теләделәр. Мондый кадер-хөрмәт күрсәтү традициясе киләчәктә дә дәвам итәр, буыннар арасындагы ныклы элемтәне тагын да ныгытыр дип ышанабыз.


Нет комментариев