«Яшьнәп яшәлгән гомер»: Сабада Расих Сабиров истәлегенә багышланган кичә узды
Район яңалыклары

«Яшьнәп яшәлгән гомер»: Сабада Расих Сабиров истәлегенә багышланган кичә узды

Сабада якыннары һәм хезмәттәшләре мәктәптәшләре, фәнгә гашыйк педагог һәм үзенчәлекле шәхес Расих Сабировны «өр-яңадан ачып», аны сагынып һәм рәхмәт сүзләре белән искә алдылар.

Ул һаман да безнең арада

Моннан нәкъ 6 ел элек, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе, соклангыч, энергияле кабатланмас шәхес  Расих Хәсән  улы  Сабиров кинәт арабыздан китеп барды. Сабада  аны  сагынып искә  алучылар,  якыннарыннан тыш та, шактый дип беләм.  Моның  шулай икәнлеген узган  шимбәдә район  мәдәният  йортында үткәрелгән “Яшьнәп  яшәлгән гомер” дип исемләнгән  кичә дә ачык раслады. Аның белән бәйле истәлекләрен  уртаклашыр6га элек бергә  эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, өлкән яшьтәгеләр килгән  иде.

Район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов үз  чыгышында  әйткәнчә, мәдәни чаралар остасы Хәниф Тимербаев кичәне оештырып  бик тә игелекле эш башкарган. Якты дөньядан китеп барганнар белән бәйле хатирәләрне яңарту – яшәешебезнең мөһим кагыйдәсе.

“Расих Сабиров – районыбызның легендар шәхесе. Икебезнең хезмәттә үзара аралашулар 2004  елдан  башланды. Хакимияткә эшкә  кайткач, миңа  киңәшләрен даими биреп, күрсәткән булышлыгы  өчен аңа бурычлымын. Оештыру эшләренә,  язу-сызуга бик маһир, тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе  иде. Районның социаль-иҗтимагый тормышына  зур өлеш кертте. Саба районы  хакимияте аппаратында туплаган тәҗрибәсе белән Саба ветераннар  советын да  уңышлы җитәкләде. Гомумән,  Расих Хәсән  улы онытылмаска, еллар үткәч тә, зур ихтирам белән искә алынырга лаеклы  шәхес”,– диде Расих Закирҗанов.

    Аннары бертуганы белән бәйле  сабыйчак истәлекләрен Лесхозда  яшәүче апасы  Зөбәрҗәт Мөгътәсимова  уртаклашты.  Энесе кечкенә вакытта бик  ябык бала, тәнендә карга  чукырлык ите дә булмый. Өч  яшендә  чакта аны   йөзләгән  корт  чага һәм тоташ шешенеп ике  көн үлем түшәгендә  хәрәкәтсез ята. Әби-чәбиләр өйләренә килеп  ясин  чыгалар. Әмма Расихта яшәү энергиясе бетми һәм ул өченче көнне  хәрәкәтләнә башлый, күзләрен ача, бер атнадан аягына баса. Яшь аралары зур булмаган абыйсы Мидхәт белән  бер бергә уйнап  үсәләр. 

“Расих яшьтән  үк  бик  кызыксынучан,  максатчан бала иде,  китап  укырга  яратты. Хезмәт юлына тукталып тормыйм, инде сөйләделәр, ишеттегез. Тыштан  усал   күренсә дә, эчке дөньясы  якты, игелекле җан  иде. Ветераннар  советында эшли башлагач, оешмада исәптә торучыларның тормышын, гаилә  хәлен яттан белде. Апа, үзем  сәламәтлектән  зарланмыйм, ә  менә медицина  ярдәменә  мохтаҗ  ветераннар    күп әле, аларның  кичекмәстән хастаханәгә  урнаштырырга, артыннан күп йөрергә  кирәклеге турында җитди итеп   сөйләүләре әле дә   хәтердә”,– дип дәвам итте Зөбәрҗәт Хәсән кызы.

  Комсомолда, район хакимиятендә бергә эшләгән хезмәттәшләре Зөлфирә Ихсанова, Фаягөл Шәймәрданова, Илнур Котдусов,  Альфред  Габдерахмановның да  Расих Сабиров турында  сөйләр   сүзләре   күп иде. Аннары сыйныфташы Нурия Абдуллина, авылдашы Рифкать Шәфыйков, абыйсы  Мидхәт, кодасы Исмәгыйль  Мөхетдинов, туганы Рамил  Шәймарданов та хәтерләрен яңарттылар.

Саба сәхнәсендә  Расих Сабировның якыннары чыгыш ясады
Саба сәхнәсендә  Расих Сабировның якыннары чыгыш ясады

«Һәр эшнең төбенә төшеп»: Сабада Расих Сабировны якыннары һәм хезмәттәшләре искә алды

Кичә  ахырына таба Хәниф Тимербаев:

“Расих Сабировны бергә педагогия институтында  укыган һәм хезмәт юлын бер мәктәптә башлаган дустыннан да  яхшырак белүче юктыр”,–дип микрофонны Рәшит Кәримовка тоттырды.

“Дөрестән дә, 1975 елда югары  уку йортын тәмамлагач, икебезне дә юллама белән Алан урта мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Бер фатирга  урнаштырдылар. Ул  – физик, мин –   физкультурачы.   Икебезне дә  сыйныф  җитәкчесе итеп билгеләделәр. Директорның таләбе шундый:  укытучы кичке биштән сигезгә  кадәр  яңадан мәктәптә булырга тиеш. Кайткач, иртәгәгә  план төзергә  кирәк һәм башкасы. Сәгать 10 тула, ә Расих  һаман да  яза. Йокларга кирәк инде дим. Селкенми дә. Баксаң, мәсьәлә  чишә икән. Син аның кызыклылыгын, нинди  мавыктыргыч икәнлеген белмисең, ди бу.

   Шулай итеп, ул укытучы сыйфатында, фән белән  мавыгуының югары дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтте. Физик булгангадырмы, нинди дә булса вакыйгамы, вәзгыятьме, бик тирән анализлый, эчтәлегенә  нык  үтеп керә  ала торган кеше  иде. Аның  кайбер сүзләрен афоризм  шикелле  китапка язып  куярга да  мөмкин. Гомумән,  вакытын җәлләмичә, һәр эшнең төбенә төшеп, җиренә җиткереп башкара белде. Русча әйткәндә, неординарный, башкалардан  аерылып торган  шәхес  иде  ул. Шуңа да сабалылар аны һәрчак искә  алырлар”, –“ дип сөйләде Рәшит Кәримов.

     Соңыннан сәхнәгә Расих Сабировның тормыш иптәше  Гөлшат Риза кызы, балалары, оныклары   күтәрелде. “Без бу  кичәдә әтине  өр-яңадан  ачтык. Аның матур  сыйфатларын  яши-яши  аңлыйбыз, киңәшләрен тотарга тырышабыз. Искәндәр белән 2015 елда өйләнештек һәм аның белән мин 5 ел гына  яшәп  калдык. Ә хәзер аны  кечкенә  чагыннан –  корт  чакканнан  алып, бөтен тормыш юлы белән таныштым, барысын да  күз  алдына  китердем. Моның  өчен чараны оештыручыларга, әтине  ихтирам итеп  килүчеләргә – барыгызга зур рәхмәт”,– диде  килене  Чулпан. 

  Кичәнең  музыкаль бизәлешен районыбыз үзешчәннәре, баянчы Таһир Исмәгыйлов тәэмин итте. Фирдания Абдуллина,  Венера Хуҗина, Ринат Шамилов, Фирдәвес Нәзирова, Мөдәррис  Якупов үз репертуарларыннан Расих Сабиров  яраткан ретро җырларны башкардылар. Тамашачы  Теләчедән Руслан Кәбиров чыгышын да озак алкышлады.        

Расих Сабировны искә алу кичәсеннән фотомизгелләр
Расих Сабировны искә алу кичәсеннән фотомизгелләр

 


Нет комментариев