Продюсер, режиссер, шоумен, тамада, танылган блогер… Сүз Түбән Шытсуда туып-үскән райондашыбыз Рафиль Ризван улы Галимуллин турында бара.
«Авыл сулышы, авыл хезмәте»
Ул хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Әмма туган авылына еш кайтып йөри һәм чын мәгънәсендә крестьянга әйләнеп сала тормышы алып бара. Сарыклар янында мәш килә, аларга азык әзерли: тегермәндә он тарта, асларын пычкы чүбеннән өзми. Печән рулоннарын сүтүне дә механикалаштырган. Тавыкларның җәйге “лагерьлары” бар, алар кетәклеккә кичен генә “кайта”.
Галимуллиннарның йорты биек агачлар үскән су буена урнашкан. Хәйран иркен мәйдан токлы чыбык белән әйләндереп алынган, Рафиль шунда өсте ябулы беседка да ясап куйган. Эштән соңгы ялга менә дигән урын.
Укырга кергәндә бии белмәгән
2005 елда укытучылары Фәйзрахман Гыйльметдинов XI сыйныфларга уку йортлары турында буклетлар алып керә. Техникум-училищелар һәм университет-институтларга кагылышлы белешмәлекләр. Кайсын сайларга? Егет түләп тә укырга туры килсә, вузларның гаиләгә авыр йөк булачагын аңлый. Казан театр училищесы турындагы язуга күзе төшә.
“Нинди имтиханнар бирергә кирәклеген карыйм: шигырь, проза, драматургия һәм бер мәсәл. Аннары җырлыйсың-биисең. Мин 8нчедә укыганда телевизорыбыз ватылды, ремонтлау барып чыкмады. Ни беләндер шөгыльләнү өчен Туфан Миңнуллин, Хәй Вахитның драматургия әсәрләрен һәм авыл клубындагы китапларны укый идем.
Әдәбият укытучысы Җәүһәрия апа да ярдәм итте. Аттестат алгач, олы абыйга кайтып әйттем дә, Казанга киттек. Июнь ае, училище студентлары сынау биргән вакыт. Кемдер гитара уйный, кемдер рольгә кереп кычкырып җибәрә, Миңа бик кызык булып китте. Үземә, тәк-тәк, монда укыйсы килә, дидем. Июльдә безнең имтиханнар башланды, 90 кешедән 30ын гына алырга тиешләр. Шигырь-прозаны сөйләп чыктым.
Нинди драматургларны, режиссерларны беләсең, диләр. Шунда утырганнарның исем-фамилияләрен әйтеп чыктым, комплимент итеп, калганнар минем өчен юк дигән булам. Әйдә, татарча бие, диделәр. Укырга кергәндә иң начар биюче идем. Бүтәннәр барысы да түгәрәкләргә йөргәннәр. Мин өйрәтүче булмады. Үземчә биеп күрсәттем, көлделәр инде. Әмма сынау алучылар алга да карый белә.
Синең иҗади потенциалны, импровизацияне күрәләр икән, уңыш елмая. Имтиханнан соң, укырга керергә барганда биергә өйрәнгән идем инде.
Училищеда Рушан Шәриов, Ринат Әюпов, Ришат Вәлиәхмәтов һәм башка бик көчле теоретиклар, мастерлар укытты. Алган белемнәр иҗади юлда нык ярдәм итә. Төрле режиссерда укысак та, аларның һәрберсеннән кирәкле информация, образларны алып чыгып киттек. Һәрберебез эчендә мастерларның подписы утыра.
Остаз һәм шәкертләр
«Үзем дә сәнгать университетында укыткан студентларымны социаль челтәрләрдә күзәтеп барам. Аларда да күпмедер дәрәҗәдә “мин” барлыгы сизелә. Алар син юнәлеш биргән юлдан китсә, ул ؘ– иң зур уңыш. Театр училищесы зәгыйфь фикерле, ничек дип әйтим, бронясы юка булган кешеләрне чыныктырып чыгара.
Җавап бирергә өйрәнәсең, синдә кыюлык барлыкка һәм ул сыйфат бик кирәк. Иҗади кеше һәркөнне тәнкыйтькә эләгә, ул сине сындырырга мөмкин. Безне шуңа каршы торырлык настройка белән укытып чыгардылар”,– дип сөйли Рафил Галимуллин.
Ни өчен театрдан киткән?
Училищедан соң Рафил Галимуллинны Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә алалар. Баштарак берәр артист авырып яки башка сәбәпләр белән килми калса, аларны алыштыра. Гомумән, биш ел дәверендә үзе теләгән, уйныйсы килгән рольләрне башкаруга ирешә. Иң уңышлысы дип Рабит Батулланың «Зәйтүнәкәй» спектаклендә Тукай ролен саный.
Аның өчен 2012 елда “Тантана” театраль премиясе лауреаты була да, 2013 елда театрдан китеп бара.
“Моның сәбәбе шул: үземне башка өлкәдә күрәсем килде. Театр сине үзенә шундый көчле итеп тартып ала да, җибәрми. Ул –үзе бер тормыш. Театрда син башкаручы гына, роль бирделәр – уйныйсың. Әлбәттә, үсеш бар, гастрольләргә йөрү үзе бер күңеллелек. Шулай да башка юнәлешә үземне сынау теләге көчлерәк иде”,–дип аңлатты ул.
Хәзер Рафил Галимуллин "Балмай бәйрәм" продюсерлык үзәгендә мәҗлесләр әзерләү белән шөгыльләнә. “Балмай продакшн” дигән структуралары да бар. Командаларындагы продюсерлар, сценаристлар билгеле бер вакыт эчендә яшь җырчылар белән шөгыльләнәләр.
Аларны имиджын күтәрәләр, сөйләм телләрен үстерәләр, карьера башларга мөмкинлек ачалар, чыгышлар оештыруда ярдәм итәләр, концертларны алып баручыларсыз куярга өйрәтәләр.
Блиц-әңгәмә
Героебызны блогер буларак ачу өчен аның белән блиц-әңгәмә үткәрдек.
- Рафил, блог алып барырга этәргән «очкын» нәрсә булды?
- Утын. Бездә утын өемнәре 5-6 җирдә иде. 2016 елда шуларны төшердем. Әнием Нураниянең шул кадрда килеп чыгуы, камерадан оялып читкә борылулары, мине төшермә дип әйтүләре блогерлыкка старт булды. Ялгышмасам, “Нурания маҗаралары”н миллионнан артык кеше карады дип беләм.
- Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?
- Тәнкыйтькә гомумән игътибар иткән юк. Ул иҗади кешене рәнҗетә торган нәрсә. Бар кешегә дә тәнкыйть ошап бетми. Безнең фикерләү һәр подписчикка туры килмәскә дә, сиңа ошаган әйбер башка кешегә ошамаска да мөмкин.
- Язылучыларны карап-күзәтеп барасызмы?
- Вконтактега сирәк керәм. 2013 елдан алып инстаграмдагы битемә 16 мең кеше язылган. Шул бер интервалда тирбәлә. Блокировкалаулар өлкән буынның популяр социаль челтәрләрдә утыра алмавына китерде. ВПНнар аларга каты чикләвеккә әверелде. Шуңа күрә ул категорияне блогерлар югалтты.
- Аралашырга яратасызмы?
- Язышып утыруны мәгъкуль күрәм. Постларны караштыргалыйм. Подписчикларның социаль челтәрдәге битләренә кереп комментарий язарга яратам. Төрле жаргонда сөйләшү минем өчен кызык. Кабул ителә икән, аңа 200әр мең лайк куярга мөмкиннәр. Яңа ниндидер роликны алып кабатларга тырышмыйм. Рекламаны бик сирәк урнаштырам.
- Яңа гына үз блогын булдыручыларга нинди киңәш бирәсез?
- Дөресен әйткәндә, блогер булу ул вакытлыча күренеш. Биш-алты елдан син челтәрләрдә юкка чыгачаксын. Беренчедән, үзеңне дә туйдырачак. Роликларыңның ясалма икәнлеге сизелә башлый. Әлбәттә, вакытлыча үз битен булдырып, күпмедер хайп ясап алучылар беркайчан да бетмәячәк.
- Өч йөз язылучысы булган блогер да ниндидер ролигы белән бер миллион карау алырга мөмкин. Тормыш тәҗрибәсенә, яңа информациягә ия, химиясен, физикасын белгән күпкырлы блогерлар озакка калачак.Үзең үсмисең икән, блогың да алга китми. Яшьләргә шундый яктан әзерләнергә киңәш итәр идем.
Рафил Галимуллин иҗатын сүндерергә җыенмый. Ул ук вакытта авылда маллар асрау ягын күздә тотып, ранчо булдыру турында хыяллана.
Нет комментариев