23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Районда быел 180 тоннага якын бал җыйганнар
Саба районында быел 180 тоннага якын бал җыйганнар. Районда узган җәйдә дә шул күләм чамасы бал тупланган булган. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдерүенчә, Сабада умарта күчләренең саны үткән елгы дәрәҗәдә калган. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар икән - авылларда ел дәвамында яңа умарталыклар барлыкка килми башлаган. Бу...
-
Район үзәк хастаханәсендә түгәрәк өстәл: чиратлар, табиблар, дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре күтәрелде [+фото]
Район үзәк хастаханәсендә "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре пациентлар белән медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрде. Күпләребез "АК БАРС-мед"ның бушлай дәвалану өчен полислар бирүче һәм алыштыручы оешма, дип кенә белә. Алай гына түгел, алар безнең хокукларыбызны яклаучы да. Оешма иминиятләштерелгән гражданнарга күрсәтелгән медицина ярдәменә тикшерү дә...
-
Белгечләр чыршыларны теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә
Соңгы елларда чыршыларның чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады. Белгечләр "урман гүзәлләрен" теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. "Россельхознадзор"ның фитосанитар күзәтчелек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәре Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәбездә бу сорауларга ачыклык кертеп китәргә булдык. Аның фикеренчә җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар...
-
Татарстан табиблары бер баланың башына операция ясагач, ярасында целлофан кисәге онытып калдырган
Татарстан табиблары бер баланың башына операция ясагач, ярасында целлофан кисәге онытып калдырган. 9 яшьлек малайның әнисе сүзләренчә, ул дусты белән сугышып, башына җитди яра ясаган. Яраны Биектау районы больницасы хирургы теккән. Малайның әнисе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгын судка биргән.
-
Эш рәтен белүчеләр [+фото]
Гайнетдиновлар, Ягъфәровлар, Бәшировлар, Талиповлар, Якуповлар... Әлеге фамилияләр районыбыз энергетиклары династиясенең берничә сәхифәне генә ача әле.
-
Арчада яшәүче хатын-кыз элеккеге сөяркәсен үтерергә кеше яллаган
Арчада 36 яшьлек хатын-кыз элеккеге сөяркәсен үтерү өчен үзе белән яшәүче ир-ат һәм аның дустын яллаган. Әлеге җинаять фаш ителгәннән соң 24 яшьлек Фидәил Маннанов, 26 яшьлек Руслан Зәйнәгетдинов һәм 36 яшьлек Гүзәл Габдрахманова гаепләнелә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, хатын-кызның заказы 8 декабрьгә каршы төндә башкарыла. Маннанов һәм Зәйнәгетдинов зыян күрүченең...