Белгечләр чыршыларны теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә
Соңгы елларда чыршыларның чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады. Белгечләр "урман гүзәлләрен" теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. "Россельхознадзор"ның фитосанитар күзәтчелек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәре Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәбездә бу сорауларга ачыклык кертеп китәргә булдык. Аның фикеренчә җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар...
Соңгы елларда чыршыларның чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады. Белгечләр "урман гүзәлләрен" теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. "Россельхознадзор"ның фитосанитар күзәтчелек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәре Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәбездә бу сорауларга ачыклык кертеп китәргә булдык.
Аның фикеренчә җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсәдә нематода авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер урыннарында һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зона игълан ителгән. Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Авыруны чыршы үзе түгел, ә чыршының кайрысына кереп урнашкан мыекчан коңгызның личинкалары тарата. Коңгыз карантин булган бөҗәкләр исемлегенә керә һәм башка агачларга таралу куркынычы тудыра. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң чыршыны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота икән, "Яңа ел гүзәле"ндәге корткычларга бу хәл уңай җирлек булырга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк тә инде. Декабрь урталарында белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештырырга җыена, мондый тикшерүләр төрле хилафлыкларга юл куймас өчен кирәк. Орлык, чәчәк, агач үсентеләре турында сорауларыгыз туса, (884364) 2-94-84 телефоны аша "Россельхознадзор" белгечләре белән элемтәгә керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев