24 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
“Өлкәннәр” клубы экскурсиядә
24 январь көнне “Өлкәннәр” клубына йөрүче ветераннар өчен Район китапханәсе “Сабантуй” атлар спорт комплексына, мылтыктан ату бүлекчәсенә, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена һәм мәдәният йортында урнашкан “Колокольчик” музеена экскурсия оештырды. Туган ягыбызның истәлекле урыннарына сәяхәт өлкәннәребезгә бик ошады.
-
Авылда яшәүчеләр муен флегмонасы авыруларына ешрак бирешә
“Авыруның сәбәпчесе – вакытында дәваланмаган тешләр һәм тонзиллит”, - диде Республика клиник хастаханәсенең лор бүлеге башлыгы.
-
Татарстан Журналистлар берлеге алдагы чорга бурычлар билгеләде
Бурычларның берсе – милли журналистика проблемаларын хәл итү.
-
СОҢГА КАЛМА!
Кеше гомере узган саен үткәне турында күбрәк уйлана икән. Дөрес яшәдемме? Үлгәч, ни сөйләрләр, ничек искә алырлар? Исән чагында төзәтәсе ялгышлары калмадымы?
-
Казанда полиция яшерен казиноны япкан
Уен клубы урнашкан офистан полиция хезмәткәрләре алты компьютер һәм ун уен консоле алган.
-
Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты
Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.
-
"Юлда күренеп тор" акциясе
2019 елның 23 гыйнварында Шәмәрдән лицееның яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе белән берлектә "Юлда күренеп тор!" акциясен үткәрү өчен урамга чыктылар.
-
Татарстан синоптиклары юлларда кар көртләре хасил булу турында кисәтте
Республикада урыны белән буран көтелә.
-
Алмаз Хәмзин санаторийдан хисләнеп кайткан
Фото: скриншот
-
3 февральдән Казанда җәмәгать транспортына билет бәясе арта
Тарифлар буенча дәүләт комитеты 100 тапкыр транспортка утырып бару өчен проездной бәясен 1800 сум итеп билгеләде.
-
Тулгагы вакытыннан алда башланган хатынга ЮХИДИ инспекторлары ярдәм иткән
Инспекторлар, бер минутны да әрәм итмичә, сигналларын кабызып, булачак әти-әниләр утырган машинаны 1нче бала табу йортына кадәр озата барган.
-
Гүзәл Уразова елап 44 самолет арасында чит балалар имезүен искә ала [видео]
Күптән түгел “Адәм белән Һава” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова татар эстрадасының иң матур пары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә кунакта булып китте.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Исемен яшергән журналистны кабул итмим
Илшат Әминов та анонимлыкны кешене кимсетү өчен куллануга каршы булуын әйтте.
-
Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды
Делегатлар ачык тавыш бирү юлы белән сайлады.
-
«Өстеңә күлмәк киеп котласаң да, харам булмас иде»
Данир Сабиров Фирзәр Мортазинны чишенгән һәм күкрәк йоннарын күрсәткән килеш туган көне белән котлаган. Бу видеоязма Фирзәр Мортазинның шәхси аккаутында урын алган. Инста дуслары фикеренчә, Данирның Фирзәргә хөрмәте шуның кадәр генә.