24 апрель 2015 яңалыклары
-
“Запорожец” автомобиле кире кайта
Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Россия дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге транспорт чаралары лабораториясе "Автомобильләр конструкциясе" НИИ белән берлектә автомобиль эшлиләр. Аның нигезе итеп "Запорожец" алынган. Моннан тыш ГАЗ-29 автомобиле базасында кроссовер эшкәртү дә планлаштырыла. Машиналарның якынча бәясе 290 мең сум, дип хәбәр итә auto.kazanfirst.ru
-
Илнур Баязитов 92 яшьлек ветеран әбисен карый
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да якынлаша. Татар эстрадасы вәкилләре бәйрәмгә төрлечә әзерләнә. Кайберләренең ветеран әби-бабайлары исән. Мәсәлән, җырчы Илнур Баязитовның әбисе - Хөмәйрә Мостафа кызы Мостафина. Хәзер ул 92 яше белән бара. 1942 елда сугышка китеп, разведчик, телефонист булган. 1945 елда Берлинга җитеп, Бөек Җиңүне яулап кайтуга өлеш керткән кеше....
-
Сөмбел Билалова: "Балдак киеп кенә бәхетле булып булмыйдыр"
Күпләр Сөмбел Билалованың Мәскәүдә яшәвеннән хәбәрдар түгелдер. Шулай да җырчыга Казан-Мәскәү арасын еш таптарга туры килә. "Гадәттә, мин поезд белән йөрим, бик ашыгыч булганда гына самолетка утырам. Ә ирем белән машинада кайтабыз", - ди ул юл мәшәкатьләре хакында. Хәер, быел Сөмбелне бары тик юл мәшәкатьләре генә көтми... - Быел минем...
-
Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары сизелерлек начарлану турында кисәтә
Россиянең Европа өлешенә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгуга бәйле рәвештә, 24-25 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы сизелерлек начарлану көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе.