24 апрель 2015 яңалыклары
-
Ни өчен авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара
Авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара. Моның сәбәпләре төрле. Кемдер булганны урнаштыру кыен дисә, икенчеләр бәрәңге уңышы начар чыккач, аны утыртудан ни мәгънә, ди. Авыл халкы сортлы бәрәңге булмаудан зарлана. Сүз дә юк, авылларда орлык бәрәңгесе "картайды". Шәхси хуҗалыклар 30 елдан бирле бер төрле сорт утырта. Яшерен-батырын түгел, авылларда...
-
Муниципаль хезмәткәрләр бәйрәме [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
«Теләсәгез, алыгыз, ул бала миңа кирәкми...»
Язманы башлаганчы, тугыз яшьлек Камиләнең тормыш йомгагының очын таба алмыйча газапландым. Һәр бала бу тормышка фатиханы булачак әти-әнисеннән ала. Бәлки сүзне алардан башларга кирәктер. Кызганыч, бу урында ир һәм хатын җенесеннән булган ике зур кешегә әти һәм әни дигән кадерле сүзләрне әйтәсе килми. Минутлык ләззәт өчен генә очраклы рәвештә очрашкан...
-
Роза Әдиятуллинаның улы туды [+фото]
«Апрельнең бу атнасын шулай башлап җибәрергә булдык әле. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, карлы-яңгырлы көнне кояш сыман нарасыебыз аваз салды. Малай!!! Без бәхетле!» - дип язып куйган «Аулак өй» тапшыруының алып баручысы Роза Әдиятуллина Инстаграмдагы битенә. Фотодан күренгәнчә, нарасый 20 апрель көнне көндезге сәгать 11дә дөньяга аваз салган. Авырлыгы 4180 грамм,...
-
Бердәнбер сыер савучы Илгиз фермага чит ил машинасында йөри
Илгиз Борһанов көн саен эшенә - Бәрлебаш авылы фермасына - иномаркасында килә... сыер саварга. Ул авылда, хәер, бөтен Кайбыч районына да бердәнбер ир-ат сыер савучыдыр, мөгаен. Морза Бәрлебаш авылы егете Илгизнең әнисе сыер савучы булган. Шуңа да кечкенәдән әнисенә эшендә ярдәм итеп үскән малай өчен бу эш ят түгел. -...
-
Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән
Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән. Белгечләр бәяләвенчә, бу яхшы күрсәткеч, җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып та китәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Умартачылык буенча идарә" ДБУда белдерделәр. Бу көннәрдә умартачылар кыштан соң умарталыкларны карыйлар һәм бөҗәкләрнең күпме дәрәҗәдә үлүен билгелиләр, бу күрсәткеч үткән еллардагыча 10 процент тирәсе тәшкил...
-
Буа имамы велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена
Буа районы Карлы авылы имамы Җәмил хәзрәт Фәхретдинов велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена. Бару һәм кайтуга 11 меңнән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп көн кирәк булачак, дип саный ул. Җәмил моңа кадәр Татарстанның үзе имам булып эшләгән Алексеевск районыннан ике көпчәкле "аргамагында" чыгып китеп, Болгар,...
-
Машинада йөрү тагын да кыйммәтләнде
Машина йөртүчеләрнең баш бәласе артты. Апрель уртасында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы кыйммәтләнде. Анысын да тиз генә алам димә. Полис сатучылар үз тормышын да иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Дөрес, түрәләр моны законсыз ди. Тик каршы як та бирешергә җыенмый. Аларны бәя арту да туктатмый, 50 мең сум күләмендә штраф та...
-
Кредит түләмәүчене төрмәгә утыртырга мөмкиннәр
Суд приставлары ел башыннан кредитлар буенча 1,7 миллиард сумлык бурычны кайтаруга ирешкәннәр. 2015 ел башына барлыгы 18,3 миллиард сумга 67985 эш башкаруда булган. Бурычлыларның кайберләре җинаять җаваплылыгына тартылган. Нурлатта яшәүче берәүнең банк алдындагы бурычы 2 миллион сум икән. Беркайда да эшләмәүче нурлатлыга 200 мең сум күләмендә штраф яки ярты елга...
-
КНИТУ филиалы җитәкчесе 100 000 ришвәт биргән
Март аенда ТР Эчке эшләр министрлыгының ОБЭП хезмәткәре югары уку йортының филиалына тикшерү белән килә. Полиция хезмәткәренә Бөгелмә филиалы директоры 30 яшьлек И.Г. 100 мең сум акча төртә һәм тикшерүне туктатырга сорый. Тикшерүчегә акча биргәндә җитәкчене кулга алалар. Хәзер ул сак астында. Тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
Бүген Усман Әлмиевка 100 яшь тулган булыр иде [+видео]
Бүген Татарстанның халык артисты, татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе Усман Әлмиевка 100 яшь тулган булыр иде. Мәшһүр җырчы үзенең 96 яшенә берничә көн кала 2011 елның 15 апрелендә якты дөньядан китте. Шушы җырларны тыңлап, Усман Әлмиевны искә алыйк:
-
Көмешкә куганда аппаратлары шартлаган
Бүген төшкә таба Йошкар-Ола шәһәренең Карл Маркс урамындагы бер йортта килеп чыккан шартлауның беренчел сәбәпләре шундый. Әлеге хәл сәгать 10нар тирәсендә булган. Шартлауның көче шулкадәр булган ки, хәтта йортның тәрәзәләренә кадәр коелып төшкән. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаса да, йортчыларны куркуга салырлык вакыйга булган бу. Гадәттән тыш хәл булган урынга коткаручылар...
-
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе...
-
Мотоциклчы җиңел машина тәгәрмәче астында калып һәлак булган
21 апрель көнне, төнге 11 тулып 5 минут узгач, Түбән Кама каласының Яшьлек - Тукай урамнары чатында транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Аны тикшерүчеләр,"ВАЗ-2112" рулендагы 45 яшьлек ир, сулга борылганда, каршы яктан килгән "Сузуки" мотоциклына юл бирмәгәнгә бәрдергән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарган. Мотоцикл рулендәге 23 яшьлек егетнең гомере шунда фаҗигале...
-
Авыл балаларына ярдәм итүгә алындылар
Авыл мәктәпләре һәм балалар бакчаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруны игътибар үзәгенә алдылар. Татарстан бу җәһәттән 42,8 млн сум акча алачак. Хөкүмәт барлыгы илнең 54 төбәгенә 1,6 миллиард сум бүлеп бирергә уйлый. Әлмәт таңнары