Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Теләсәгез, алыгыз, ул бала миңа кирәкми...»

Язманы башлаганчы, тугыз яшьлек Камиләнең тормыш йомгагының очын таба алмыйча газапландым. Һәр бала бу тормышка фатиханы булачак әти-әнисеннән ала. Бәлки сүзне алардан башларга кирәктер. Кызганыч, бу урында ир һәм хатын җенесеннән булган ике зур кешегә әти һәм әни дигән кадерле сүзләрне әйтәсе килми. Минутлык ләззәт өчен генә очраклы рәвештә очрашкан...

Язманы башлаганчы, тугыз яшьлек Камиләнең тормыш йомгагының очын таба алмыйча газапландым. Һәр бала бу тормышка фатиханы булачак әти-әнисеннән ала. Бәлки сүзне алардан башларга кирәктер. Кызганыч, бу урында ир һәм хатын җенесеннән булган ике зур кешегә әти һәм әни дигән кадерле сүзләрне әйтәсе килми.
Минутлык ләззәт өчен генә очраклы рәвештә очрашкан икәүдән дөньяга нәни бер кыз аваз салган дисәк, дөресрәк булыр. Бу вакытта инде әти кеше, туйлар гөрләтеп, башка кеше белән гаилә корган. Тугыз ай карынында йөртеп, тулгак белән бала тапкан хатында да ана хисе уянмаган.
- Кирәк булса, баланы килеп алыгыз, юк икән, мин аны хастаханәдә калдырып чыгам, - дип шалтырата ул баланың әтисе булырга тиешле ирнең апасына.
- Туганыма шалтыратып, баланың аныкымы икәнлеген сорадым. Ул кире какмады. Безнеке икән, димәк, үзебезгә алырга кирәк, дип, дүрт көнлек баланы алып кайттык. Ул вакытта без дә Казанда яши идек, үземнең дә алты айлык кызым бар. Бергәләшеп алты ай карадык, - дип искә ала ул көннәрне Гөлнара.
Бу яшь гаиләдә ниндиерәк «һава шартлары» булганлыгын күз алдына китерү кыен түгел, минемчә. Әлбәттә, мөнәсәбәтләр кискенләшә, ызгышлар ешая. Алты айлык баланы әнисенә кире кайтарып бирәләр. Гөлнара өчен тынгысыз көннәр була бу.
- Җаным бәргәләнә, ни кылырга белмим. Ул баланың анасына кирәкмәгәнлеген аңлыйм ләбаса. «Җаныгыз бармы сезнең, ни эшләргә уйлыйсыз?» - дип, әниемә шалтыраттым. Өч көн әнисендә торганнан соң, ул баланы кире минем әнием алып кайтты. Бераз вакыт аларда тәрбияләнде. Аннан соң без дә районга күченеп кайттык, баланы үзебезгә алдык. Рәхмәт иремә, аның рөхсәтеннән башка мин ул баланы сыендыра алмаган булыр идем. Ул милләте буенча әзәрбайҗан һәм алар ягында бала калдырып китү дигән нәрсә юк, аның өчен моны аңлау да авыр булды. Бик кызганыч, бүген ул безнең арада юк. Өч бала белән ялгызым калдым. Иремнең Бакудагы туганнарына рәхмәт, алар ярдәм итеп торалар, шуңа матди яктан тормышны тартып бара алам. Камилә кызым өчен мин бер җирдән дә бер тиен дә ярдәм алмыйм. Баланың әти-әнисе исән-сау, алар карарга тиеш, диләр. Шулай да бер тапкыр социаль яклау бүлегенә барып, нык түбәнсенеп кайттым. Син ул баланы акча өчен алгансың дигән сүзне мин күтәрә алмыйм. Камилә минем өчен бик кадерле бала.
- Ул сине кем дип атый? Әнисе, әтисе кем икәнлекне беләме? - дим.
- Камилә мине Гөлнара апа дип йөри. Әтисен белә, аның хатынын әни ди. Чын дөреслекне ул әле күптән түгел белде. Телевизордан «Пусть говорят» тапшыруын караганнан соң, мин дә Камиләгә дөресен сөйләргә карар кылдым. Анда тәрбиягә бала алган бер ханым балага биш яшьтә дөреслекне әйткән. Теге хатынга барысы да ташланды, ә ул, миңа психолог­лар шулай кушты, дип җавап бирде. Мин моның белән килешәм. Шушы тапшырудан соң мин дә, синең белән безгә дә сөйләшергә кирәк, дип, Камиләне яныма чакырдым. Әтисенең үзенеке икәнлеген, әнисенең башка кеше булуын аңлаттым. «Гөлнара апа, мин хәзер әнинең миңа нигә Камилә кызым димәгәнлеген аңладым. Ә минем әнием кем була соң?» - дип сорады ул миннән. Иң авыры менә шушы сорауга җавап бирү булгандыр, мөгаен. Бар батырлыгымны җыйнап, җайлап кына аңлата башладым, - дип сөйли Гөлнара күз яшьләре аша. - Син аны беләсең... Күргәнең дә бар әле... Бер тапкыр син аннан куркып елап кердең. Юл буендагы эскәмиядә исерек апа утыра дип әйткән идең... «Юк, ул минем әни түгел, түгел. Минем әнием матур, әйбәт булырга тиеш...» - ди бала...
Икәүләшеп елый­елый «ана» исемен йөртүче бозык хатынның кылган гамәлләрен акларга тырышып карадык. Камиләдән соң тапкан балаларын да язмыш кочагына аткан бу хатын турында ни дип әйтеп була соң? Гомумән, кем була соң инде ул?
- Беләсеңме, кызым, безгә синең белән бик яхшы, акыллы, үрнәк кыз булырга кирәк. Син елама, сине югалтканнар еласыннар. Аллаһның ни чак­лы зур бүләген югалт­каннарын аңласыннар дидем кызыма, - ди Гөлнара. - Икебез өчен дә бик тә авыр, катлаулы булган бу сөйләшүдән соң Камилә нык үзгәрде, яхшы якка. Анасының карынында вакытта ук үзен артык сизгәнгәдерме, ул кечкенәдән елаграк булды. Йокларга яту да, иртән тору да күз яшьләре аша иде безнең. Бөтен балалар әти-әниләре белән яшәгәндә, үзенең аерым торуында бәлки безне дә гаепләгәндер. Нигә мин әниләр белән тормыйм дигәндә, әбисе: «Мин сине бик яратам, җибәрәсем килми», - ди торган иде. Камилә музыка мәктәбенә йөри, бик матур җырлый. Бүгенге көнемдә бу баланың минем янында булуына куанып­лар бетә алмыйм.

Зөлфия Хәлиуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X