Ни өчен авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара
Авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара. Моның сәбәпләре төрле. Кемдер булганны урнаштыру кыен дисә, икенчеләр бәрәңге уңышы начар чыккач, аны утыртудан ни мәгънә, ди. Авыл халкы сортлы бәрәңге булмаудан зарлана. Сүз дә юк, авылларда орлык бәрәңгесе "картайды". Шәхси хуҗалыклар 30 елдан бирле бер төрле сорт утырта. Яшерен-батырын түгел, авылларда...
Авылларда бәрәңге утыртучылар саны елдан-ел кими бара. Моның сәбәпләре төрле. Кемдер булганны урнаштыру кыен дисә, икенчеләр бәрәңге уңышы начар чыккач, аны утыртудан ни мәгънә, ди. Авыл халкы сортлы бәрәңге булмаудан зарлана.
Сүз дә юк, авылларда орлык бәрәңгесе "картайды". Шәхси хуҗалыклар 30 елдан бирле бер төрле сорт утырта. Яшерен-батырын түгел, авылларда колхоз эшләп торганда, халык орлык бәрәңгесенә кытлык кичермәде. Әмма заманалар үзгәрде. Хәзер бәрәңге утыртучы хуҗалыклар саны да кими башлады.
Халыкның бәрәңгедән баш тартуында берничә сәбәп ята. Тормыш-көнкүрешнең үзгәрүе дә бәрәңгедән бизүгә китерде. Хәзер мәшәкатьсез генә, артыгын эшләмичә яшәргә гадәтләнгән бер кавем барлыкка килде. Орлык бәрәңгене бусагасына китереп бирсәң дә, алар бу эшкә алынмаячак. Ә үстерергә җан атып торучылар аны урнаштыра алмаудан интегә. Андыйлар исә үзләре өчен генә аз күләмдә утыртуны хуп күрә. "Заготконтора" дип аталган система таралу да бәрәңге файдасына түгел. Бүген бәрәңге культурасын элеккеге кебек авыл саен түгел, махсуслашкан хуҗалыклар гына игә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да авылларда мондый проблемалар барлыгын яхшы беләләр. Аграр министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белдергәнчә, республикада бәрәңгегә кытлык юк анысы. Әмма сату-урнаштыру системасының камил булмавы җитәкчелекне дә борчый. Шуңа күрә хәзер бәрәңгене җитештерү, сату гына түгел, аны сыйфатлы итеп саклау ысулларын да үзләштерергә кирәклеге көн кадагына чыккан. Бүген сәүдә нокталарына бәрәңгене элекке кебек балчык белән китермиләр инде. Төргәкләнгәне дә, юылганы да бар. Моның белән үзебезнекеләр шөгыльләнә башлаган. Бу эшкә ныклап алынган районнарда, билгеле, орлык проблемасы да юк, хөкүмәттән ярдәм итү мөмкинлеге дә каралган.
Зур хуҗалыкларга игътибар булса да, шәхси хуҗалыклар читтә кала. Моның шулай икәнлеген министрлыктагылар да таный. Урыннарда җирле җитәкчеләр тарафыннан тиешле шартлар тудырылмый, ди алар. "Бәрәңге игелми торган районнарда бәрәңге орлыгын алып кайтуны җирле җитәкчелек оештырмый икән, халык каян килеп бәрәңге үстерә алсын?! Җирле үзидарәләр орлык табуны үз өстенә алса, бәрәңгене урнаштыру өчен кооперативлар оештыруны, эшмәкәрләрне җәлеп итүне район җитәкчелеге хәл итәргә тиеш. Без аларга ярдәм итәргә әзер", - ди Габдрахманов.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү иституты җитәкчесе Марсель Таһиров та шушы фикердә. "Инде менә ничә еллардан бирле орлык бәрәңгене авыл җирлекләре аша халыкка сатарга дигән сүзләр йөри. Без алар белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Әмма бу эшкә алынган җирлекләр генә юк. Безгә килгән кешеләргә орлыклык бәрәңгене сатабыз. Ләкин урыннарга чыгып сату итүне оештырырга мөмкинлегебез дә, вакытыбыз да юк", - ди ул.
Быел институт хезмәткәрләре 50 тоннадан артык орлык бәрәңгесе саткан инде. Алдан аяк киенүчеләр инде әллә кайчаннан алып куйганнар. Безнең якларга яраклаштырылган, үзебезнең галимнәр уйлап тапкан һәм чит ил сортларын тәкъдим итәбез, диләр. Бәяләренә килгәндә, төрлечә. Кайберләренең килосы 30-50 сумга җитә.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева белдергәнчә, шәхси хуҗалыкларга югары сыйфатлы орлык (супер-элита, элита) утыртканда гына мул уңышка өметләнергә була. Иң яхшысы - соң өлгерә торган сортларга өстенлек бирергә кирәк. Белгеч безнең климат өчен "Рокко", "Розара", "Невский", "Азара" һ.б. сортларны утыртырга киңәш итә.
"Авыл халкының зарын аңларга була, - ди Марсель Таһиров. - 40 яшьлек кешедән спортчы ясап булмаган кебек, озак еллар дәвамында бер бакчада үскән бәрәңгедән дә зур уңыш көтеп булмый. 7-8 ел саен бәрәңге орлыгын алмаштырырга кирәк. Ни кызганыч, әмма бу бездә алай түгел".
Лилия НУРМӘХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 59 | 24.04.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев