Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буа имамы велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена

Буа районы Карлы авылы имамы Җәмил хәзрәт Фәхретдинов велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена. Бару һәм кайтуга 11 меңнән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп көн кирәк булачак, дип саный ул. Җәмил моңа кадәр Татарстанның үзе имам булып эшләгән Алексеевск районыннан ике көпчәкле "аргамагында" чыгып китеп, Болгар,...

Буа районы Карлы авылы имамы Җәмил хәзрәт Фәхретдинов велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена. Бару һәм кайтуга 11 меңнән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп көн кирәк булачак, дип саный ул.

Җәмил моңа кадәр Татарстанның үзе имам булып эшләгән Алексеевск районыннан ике көпчәкле "аргамагында" чыгып китеп, Болгар, Ульяновск, Ундоры, Буа, Кайбыч, Казан аша үтеп, кире әйләнеп кайткан. 340 километрлы икенче походында ул 4 көндә велосипедта Алексеевск, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарын ураган. Якын арада, май уртасында, Җәмил хәзрәт тагын сәяхәткә җыена. Бу юлы сәфәрдәше белән Башкортстан ягына җыеналар. 2 мең километр ара үтеп, ызандаш республиканың иң матур урыннарын күреп кайтырга исәпләре, дип белдерә Буаның "Байрак" басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев