1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре гадәттәгечә артачак. Бу индексация түгел, ә өстәмә, ул алдагы елда эш бирүченең эшләүче пенсионерлар өчен социаль кертемнәрне түләвенә бәйле. Арттыру күләме һәр кешенеке аерым исәпләнелә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан арта алмый. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.