Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның яшь җырчылары Кырымда ял итә

Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Бәллур» вокаль-хореография ансамбленең (җитәкчесе Гөлназ Дәүлиева ) 3 катнашучысы - Лилия Закирова, Илүзәр Кашапов һәм Әминә Кәримова «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җәйге иҗади сменасына ял итәргә киттеләр.

Алар Крым Республикасы Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак мәдәни-массакүләм чараларда, концертларда катнашалар. Балалар әйбәт кенә урнашканнар.Концерт чыгышларыннан бушаган арада диңгездә коеналар, ял итәләр, табигатьнең ямьле җирләре белән хозурланалар. Яшь артистларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен традицион җәйге иҗат сменасы 17 июльдән 8 августка кадәр Алуштаның «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагерында уза. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев