Һәр ай үткән саен график нигезендә аерым бер хуҗалыкта районның терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган семинар-киңәшмә үткәрү традициягә әверелде.
«Нырты» хуҗалыгының 8 айлык финанс күрсәткечләре уңай бәяләнде
Эшлекле сөйләшүнең чираттагысы “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында булды. Иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев тармакның җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Хисап чорының август аен алганда, район буенча литрын уртача 31,95 сумнан 9448,4 мең килограмм сөт сатылган. Барлыгы 301939 мең сум керем алынган. Продукцияне 32-33 сумнан кабул итүче комбинатлар да, шул ук вакытта II сортлы сөт тапшырып акча югалтучы хуҗалыклар да бар.
Сигез айлык (гыйнвар-август) эш күрсәткечләренә килгәндә, былтыргы позицияләрдән чигенеп эшләүче фермалар саны бергә кимегән. Шулай да район буенча сөт җитештерү узган елдагыга карата 99 процент дәрәҗәсендә калган. Хәзерге вакытта (1сентябрьгә) бер сыерга уртача 25,9 килограмм савым туры килә, 16 хуҗалык әлеге күрсәткечтән чигенеп эшли.
“Бурыч шул: ел ахырына кадәр һәр хуҗалык сөт күләмен узган елга карата арттырырга тиеш. Монда катлаулы арифметика юк, җитештерүне киметкән фермаларның кайсында –18, кайсында 20 литр сөт савыла. Ел тәмамланырга тулы 3 ай калып бара. Районның уртача күрсәткеченә чыгу өчен продуктлылыклары 15 литр булган сыерлар тагын 8әр литр сөт бирергә тиеш. Бу –ирешә ала торган саннармы? Экрандагы таблицаларны чагыштырып карап, әзрәк анализ ясагыз инде. Ит-сөттән башка сата торган продукциягез юк бит”, – дип мөрәҗәгать итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчеләргә.
Шулай ук көтүне яңартуның һәм аз продуктлы сыерларны яраксызга чыгаруның куелышы да анализлауны сорый. Бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәклеге әйтелде. Киңәшмәдә “Нырты” предприятиесе икътисадчысы Илдария Вәлиева чыгышы да тыңланды. Хуҗалыкта 8 айда барлыгы 61822 центнер, бер сыерга 7727 килограмм сөт җитештерелеп, 2025 елга карата 101 процент үсеш, 196350 мең сум акча кереме тәэмин ителгән. Бер баш терлек тоту чыгымнары 8 айда 99,8 мең сум булып, тулай продукция (ит, сөт) агымдагы бәяләрдә 113,5 мең сум тәшкил иткән.
“Эш хакы гомуми керемнең 23 процентын алып тора. Әлбәттә, бу сан күп, ләкин җитештерү баргач, түләүне киметеп булмый”, – диде чыгыш ясаучы.
Эшлекле сөйләшү Арташ терлекчелек комплексында дәвам итте. Зоотехник-ферма мөдире Илнур Кәримуллин малларны ашатуның куелышы белән таныштырды. Продуктлы сыерларның рационына 20 кило силос, 800 грамм салам, 5 кило берьеллыклар, 6 кило күпьеллыклар, 12,5 кило фураж массасы керә. Үзкыйммәте 452 сумга чыга. Траншеяне ачар алдыннан, сенажның сыйфаты тикшерелә.
Кукурузны орлыкка алу төгәл агротехник сроклар сорый
“Тармакка иң кирәкле кеше ветврач. Чөнки һәр авыруны вакытында ачыклап чарасын күрү кирәк. Чирне вакытында эләктереп калмау аркасында, без быел 87 баш сыерны иткә җибәрдек. Дөрес, вакцина кадалды, ул нәтиҗә бирде. Әмма вакытында препаратны алыштыру турында уйламыйбыз. Вакцинаның тәэсире сыердан бозауга да күчә, сыер аңа ияләнә. Без яңадан ике тапкыр вакцина кадап, чирне туктата алдык. Югыйсә, сыерларны яраксызга чыгару күбрәк тә була иде. Хәзер ветеринар эзлибез, сөйләшүләр алып барыла”,– дип тә өстәде хуҗалык җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов.
Аннары семинарда катнашучылар кукурузны бөртеккә алу, көнбагышны суктыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров аңлатканча, хуҗалыкларда кукурузны җыйнау аны силоска салу белән башланып киткән. Массаның дымлылыгы 65-70 процент булганда, ул яхшы силослана, крахмал микъдары 24-26 процентка җитә. Чәкәнне тагын да ныграк ваклансынга комбайннарда корн крекерлар булырга тиеш.
“Бездә ФАО квалификациясе буенча индекслары 140тан 170кә кадәр булган кукуруз гибридлары игелә. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында “Берта”, “РОСС” һәм “Талисман” сортлары үстерелде. Алар инде “Берта”ны бөртеккә суктырып карадылар. Чәкәннең дымлылыгы без билгеләгәндә 30 процент иде, комбайннар аша узгач, 41 процентка күтәрелде. Гомумән, хуңалыкларда зерновойга дигән гибридларның дымлылыгы 39-41 процент тирәсендә тирбәлә”, – диде белгеч.
Шулай итеп, район игенчеләр еикенче уракка – бөртек өчен кукуруз суктыруга һәм көнбагышны тиз өлгерсен өчен десикацияләүгә керештеләр. Әлеге агротехник чара техник культурадагы гөмбә авыруына да каршы тора. Десикацияне үткәрүдә алтын урталыкны сайларга кирәклеге әйтелде.
Нет комментариев