Чәчләрегез нигә агара? Яшүсмерләр арасында популяр булган гадәтнең куркыныч нәтиҗәләре
Уйланырга урын бар

Чәчләрегез нигә агара? Яшүсмерләр арасында популяр булган гадәтнең куркыныч нәтиҗәләре

Табиблар яшүсмерләрдә вакытыннан алда чал чыгуны вейп тарту белән бәйләгән

Хастаханәләрдә 15 яшьтән 21 яшькә кадәрге, сизелерлек чал чыккан пациентлар ешрак күренә башлаган.

Яшүсмерләрдә иртә чал чыгу инде сирәк күренеш түгел. Бер ел эчендә табибларга бу проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр саны 36 процентка арткан, дип хәбәр итә «База» басмасы.

Дерматолог Ирина Овчинникова раславынча, тарту һәм вакытыннан алда агару арасында бәйләнеш бар. Хосусый клиникаларда 15 яшьтән 21 яшькә кадәрге, сизелерлек чал чыккан авыруларны ешрак кабул итә башлаганнар. Аларның саны якынча өчтән бер өлешкә арткан. Табиблар бу тенденцияне «парилкалар»га мавыгу белән дә бәйлиләр.

Табиб сүзләренчә, никотин кан тамырларын тарайта, шуңа күрә чәч төкләре фолликулаларына азрак кан килә. Ә агулы матдәләр меланин ясалышы өчен җаваплы күзәнәкләрне зарарлый. Пигмент югалгач, чәчләргә элекке төсен кайтарып булмый инде.

Ләкин моның сәбәбе вейпларда гына да түгел. Вакытыннан алда чал чыгу нәселдәнлектән, тимер һәм B12 витамины җитмәүдән, калкансыман биз авыруларыннан, стресс һәм аутоиммун бозылулардан да булырга мөмкин.

Чыганак: «Вечерняя Казань»


Нет комментариев