Татарстанда сайлауларда «тиз танышулар» оештырылачак
Яңалыклар

Татарстанда сайлауларда «тиз танышулар» оештырылачак

Чара студентлар, беренче курс укучылары һәм яшьләр өчен махсус оештырыла. Кунаклар алдында The Hatters төркеме дә чыгыш ясаячак.

18 сентябрьдә, тавыш бирүнең беренче көнендә, «Казан» гаилә үзәге янында «Яшьләр вакыты, бергә булырга вакыт» дигән масштаблы яшьләр бәйрәме узачак. Казан мэриясенең социаль өлкә мәсьәләләрен кураторлык итүче урынбасары Азат Абзалов программаның нечкәлекләре турында сөйләде.

Чара студентлар, беренче курс укучылары һәм яшьләр өчен махсус оештырыла. Мәйданчыкка «Мин тавыш бирдем» дип язылган беләзек буенча кереп булачак. Урында яшьләр оешмалары һәм проектлары күргәзмәсе, вакансияләр булган карьера зонасы, лекторийлар, мастер-класслар һәм фуд-корт эшлиячәк.

Бәйрәмнең төп «фишкасы» — тиз танышулар. Абзалов сүзләренчә, яшьләргә үзара неформаль шартларда танышу мөмкинлеге тудырылачак. Шул ук вакытта игътибар традицион гаилә һәм Россия кыйммәтләренә юнәлтеләчәк — аларны «яшьләрчә гади сүзләр, гади тел белән» җиткерәчәкләр.

— Тиз очрашулар-свиданияләр булачак, без традицион гаилә кыйммәтләребез турында яшьләрчә гади сүзләр, гади тел белән сөйләячәбез. Бу хакта күп сөйлиләр, һәм менә без әлеге бәхәсне матур концерт-фестиваль рәвешендә тагын бер кат ачып җибәрергә теләдек, — дип белдерде Абзалов.

Программаны диджейлар катнашындагы концерт тәмамлаячак, кичнең хедлайнеры The Hatters төркеме булачак.

Чыганак: «Вечерняя Казань» 


Нет комментариев