Өммегөлсем әби Саба районы Сабай авылындагы балачак эзләре буйлап йөреп, Галиәкбәр бабасы һәм Сәрбиҗамал әнисе нәселенең язмышын барлады.
«Сабайлар бердәм булдылар, бер-берсен саклап яшәделәр»: сугыш елларындагы терәк һәм нәсел шәҗәрәсе
Безнең Өммегөлсем әбинең әнисе Сәрбиҗамал әби Саба районы Сабай авылыннан. Әнисе эзләре буйлап, туганнары хакында сөйләп, үзе дә балачакта күпмедер вакыт шунда яшәгәндәге хәтирәләрен яңартып йөрергә бу авылга килергә ярата әби.
Сабай - Тимершык авыл җирлегенә кергән кечкенә генә авыл. Әйе, элек гөрләп торган, һәр йортта күп балалар тавышы яңгыраган авылда йортлар сирәгәйгән. Әбидән истәлекләр сөйләтергә яратабыз. Бүгенге сөйләшү мизгелләрен дә монда язып тарихта калдырыйк әле.
Сабай авылының "арт урам" дип йөртелә торган өлешендә Сәрбиҗамал әбиләр Галиәкбәр бабай һәм Фәрхинур әби гаиләсендә
бала булганнар: Сәрбиҗамал, Минсылу (яшьтән вафат), Хәким, Камилә, Хәсәнша, Хәдичә.
Галиәкбәр бабай, ул янгын сүндерүче хезмәтендә эшләгән, әмма балалары үсеп җиткән бер чорда Фәрхинур әби үпкә авыруыннан иртәрәк вафат булган. Бабай Чулпычтан Шәмсиямал исемле яхшы, акыллы икенче хатын алган.
- Хәсәнша - Сабайда төп нигездә яшәп калган.
- Хәким - шулай ук Сабайда гомер иткән (нәселен Хәкимовлар дәвам итә).
- Камилә - Башкортстанда яшәгән.
- Хәдичә - Сабайда гомер иткән, кызганыч, аның гомер юлы аянычлырак булган. Ул Тимершык кешесенә (исемен язмый калдырабыз) кияүгә чыккан, ире кыйнауга түзә алмыйча ике кызын калдырып кире кайткан.
- Сәрбиҗамал - Тимершыктан Гарифулла бабайга кияүгә чыккан.
Әби сөйләвенчә, әтиләре Гарифулла сугышта һәлак булгач, сугыштан исән-сау кайткан Хәсәнша һәм Хәким "апыйлары" һәм Галиәкбәр бабай аларга бик нык терәк булганнар. Сабайлар алар авыр сугыш елларында, аннан соң да бик бердәм булдылар, бер-берсен саклап яшәделәр, дип искә ала ул… Фотографиядәге матур капка төбе - әнинең төп нигезе урыны, ди әби. Анда Хәсәнша абый гаиләсе яшәгән. Ул - авылда алтын куллы балта остасы булган, Сабайдагы күп йортлар аның кулы аша үткән. Ул төзегән йорт һаман да ялт итеп утыра әле, капкасы гына да ни тора - бик матур.
Хатыны - Хәтимә апа - башлангыч мәктәптә укытучы була, ул Курса якларыннан кияүгә килгән. Хәтимә апа да бу дөньядан иртәрәк киткән. Аларның 7 балалары булган: Оркыя, Әгъзам, Әгълам, Әдһәм, Гәүһәрия, Әнисә, Дания.
Әбинең әнисенең авылы. Шулай шәҗәрәне өйрәнү эше белән кызыксынабыз инде без. Нәселебез яшәеше тәртипләп, ачыклап язылып куелса, киләчәк буынга да яхшы ядкәр булачак. Әйе, хәзер ул туганнар белән еш аралашмыйбыз да, әмма бер-беребезне беләбез. Бу нәселгә тоташкан ерак туганнар да бу язманы укыр.
Галиәкбәр бабай һәм Фәрхинур әби токымы: Сабай авылының «арт урам»ындагы язмышлар
Шулай да тагын бу нәселнең Тимершыкка тоташкан өлешләрен дә аерып күрсәтик: Әбинең бер "апый"сы булган Хәсәнша абыйның кечкенә кызы - Дания Тимершыкка кияүгә килгән. Ире - Илфар абый Мөхәммәтҗанов. Кызганыч, ачык йөзле Дания апай безнең арадан иртәрәк китте. Кибеттә эшләгәне, үзенчәлекле зур алтын алкалы, матур чәчле елмайган йөзе күз алдыма килә аның. Әйе, аларның балалары Илназ һәм Гөлназ белән без 3 һәм 4 нче буын туганнар.
Галиәкбәр бабайның бертуганы Галиәсгар исемле, алар икесе бертуган кызларга өйләнгән булганнар, ди. Безнең Илнар белән Гүзәл дә шул яктан 4 нче һәм 5нче буында тоташалар. Галиәсгар белән Галиәкбәр-1 буын, Фәхрислам белән Сәрбиҗамал-2 буын, Гөлгенә белән Өммегөлсем-3 буын, Гүзәл белән Илдар-4 буын.
Әбидән мондый хәтирәләрне барлавыбызга без канәгать. Сабай авылын күзәтеп, әледән-әле: "Ииии үзгәргән, элеккеге Сабай түгел бу!"- дисә, берара дәртләнеп, монда бу иде, анда тегеләр яши иде, дип сөйләп китүе дә кызыклы булды.Арт урамда "апый"ларның бер ягында Галимәрдан бабайлар, икенче ягында Гыйльминисатти, алдагы урамда кибетче Галимә апа өе иде, ди. Чишмәгә төшүләрен, Сабай мәктәбендә укып алуларын искә төшерә әби. Әзрәк видео да ясалды, кереп карагыз.
Монда язылган һәр фикер шәҗәрә агачына аңлатма булып тарихта калсын әле. Ә сез шулай кызыксынасызмы?
Чыганак: Тимершык көндәлеге
Нет комментариев