«Карпат» базасында  Саба районы хезмәткәрләренең профсоюзы җыены узды
Район яңалыклары

«Карпат» базасында Саба районы хезмәткәрләренең профсоюзы җыены узды

11 сентябрьдә Лесхозның «Карпат» базасында Саба районы мәдәният хезмәткәрләре алдынгылары бүләкләнде һәм иҗади мастер-класслар үтте.

11 сентябрь көнне Лесхоз бистәсендә урнашкан “Карпат” ял итү базасында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре — китапханәләр, музейлар, мәдәният йортлары, сәнгать мәктәпләре өчен профсоюз оешмасының  мәдәни җыены узды. Бәйрәм төрле мәдәният оешмаларыннан килгән хезмәттәшләрне берләштерде, алар өчен ял итү, формаль булмаган шартларда аралашу һәм үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге өчен мәйдан булды.

Җыен тантаналы өлеш белән ачылды. Сүзне Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов, мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият комитеты җитәкчесе Альбина Фәрит кызы  Сабитова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы Заһидуллиннар алды. Алар үз чыгышларында коллективның бердәмлеге мөһимлеген билгеләп үттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә көндәлек эшләре, тармакның үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.  Хезмәткәрләрнең хокукларын саклауда, аларның кызыксынуларын яклауда профсоюз оешмасының төп таяныч булуын искәрттеләр.

Тантаналы өлештә актив профсоюз әгъзалары, алдынгы мәдәният учаклары, аларның хезмәткәрләре бүләкләнде. Озак еллар дәвамында намуслы эшләгән, җәмәгать эшләрендә катнашкан, әһәмиятле проектларны тормышка ашырган хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырылды.

Аерым кызыксыну уятканы — мәдәният хезмәткәрләре үзләре үткәргән мастер‑класслар булды. Бирнә җыю, төрле конкурс-ярышлар үткәрүдә тәҗрибәле белгечләр үз серләрен ачтылар, осталыклары белән бүлештеләр. Мастер‑класслар тәҗрибә алмашу мәйданы гына түгел, ә һәрберсенең үз һөнәренә башка күзлектән карау, үзләрен сынау өчен дә мөмкинлек булды.

Рәсми кисәктән соң кунакларны бик күңелле күңел ачу программасы көтте. Аерым оештырылган мәйданчыкларда спорт уеннары һәм күңелле ярышлар узды. Төрле оешмалардан килгән хезмәткәрләр үз тизлекләрен, оешкан төстә бергә эшли белүләрен күрсәттеләр.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы — концерт программасы. Сәхнәдә мәдәният өлкәсенең инде танылган йолдызлары белән бер рәттән, әле күпләребез өчен яңалык булган хезмәттәшләребез иҗаты да урын алып, җыр, шигырь, бию номерлары һәм театр миниатюралары яңгырады.

Чараны оештыручылар бәйрәмнең төп максаты — мәдәният хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп үтү генә түгел, ә коллектив рухын ныгыту, формаль булмаган шартларда аралашу өчен җирлек тудыру һәм һәрберсенең иҗади потенциалын ачу булуын ассызыкладылар. Катнашучыларның фикеренчә, бу максат үтәлде: мәдәни җыен аларда күңелле, җылы хис-кичерешләр калдырды. Күп кенә хезмәткәрләр мондый очрашуларның зур мәдәни команданың бер өлеше булуны тоярга ярдәм иткәнен, үзара дуслыкны ныгыту өчен шундый очрашулар кирәклеге турында әйттеләр.

Фото: Архив мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү
Фото: Архив мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү

 


Нет комментариев