«Кешеләр өчен яшәп, намус белән эшләгән»: Асия Гайсина 90 яшьлеген билгеләп үтә
Котлаулар

«Кешеләр өчен яшәп, намус белән эшләгән»: Асия Гайсина 90 яшьлеген билгеләп үтә

Түбән Шытсу авылында яшәүче тыл ветераны Гайсина Асия Гыйльметдин кызы 14 сентябрьдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Түбән Шытсу авылында яшәүче Гайсина Асия Гыйльметдин кызы 1936 елның 14 сентябрендә дөньяга килә. Асия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.  Асия апа 7 класс бетергәч колхозда сыер саучы булып эшли башлый.

  1958 елда шул ук Түбән Шытсу  авылы егете Шәймулла абыйга кияүгә чыга.  Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Шаймулла абый һәм Асия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. 1965 елда гаиләләре белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда ул куп еллар  бик авыр эшләрдә эшли:кочегар  булырга да, юл төзү эшләрен дә башкарырга туры килә аңа. Яшьтән карусыз, тырыш Асия апаның хезмәтен җитәкчеләр күрә,  күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була ул.

  Гайсиннар гаиләсе лаеклы ялга чыккач,  1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар. Пар канаты- Шәймулла абый белән Асия апа 65 ел бәхетле гомер кичергән. ( Шәймулла абый 2023 елда вафат булган). Бүгенге көндә  Асия апа балалары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.  Аның 3 оныгы,  2 оныкчыгы, 1 оныгының оныкчыгы бар. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Асия апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.


Нет комментариев