ДРКБ табиблары 10 яшьлек пациентның талак органын саклап калган
Яңалыклар

ДРКБ табиблары 10 яшьлек пациентның талак органын саклап калган

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә хәбәр итте

Кыз баланы компьютер томографиясе үткәрелгәннән соң ДРКБга китерәләр. Операция вакытында табиблар шеш белән зарарланмаган, мөмкин кадәр күбрәк сәламәт тукыма күләмен саклап калу турында карар кабул итә. Пациентка талакның зарарланган өлешен кисеп алалар, ә сәламәт өлеше сакланып кала.

Операция вакытында заманча электрокоагуляция җиһазы кулланыла. Ул хирургларга кан китүне ышанычлы контрольдә тотарга һәм кан югалтуны минимальдәрәҗәгә калдырырга ярдәм итә. 

Чыганак: «Реальное время»


Нет комментариев