Хәвеф-хәтәр

Бүген Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булды

Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте

Сәнәгать һәм гражданлык объектлары зыян күргән. Предприятиеләрнең берсендә янгын чыккан, производство эшен дәвам итә. 

Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә 4 зыян күрүче бар, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. 

Тагын бер пилотсыз очкыч агачка эләккән, нәтиҗәдә янәшәдә торган автомобиль зыян күргән. Машинада 4 кеше булган, икесе һәлак булган, икесе авыр хәлдә.

Чыганак:Татмедиа социаль челтәре


Нет комментариев