Айның бу яллары 11 сентябрьдә башланган Яңа Ай энергиясе белән сугарылган. Бу — яңа башлангычлар, чистарту һәм киләчәккә планнар кору өчен иң кулай вакыт. Йолдызлар артык активлык күрсәтмәскә, күбрәк гаиләгә һәм үз эчеңә игътибар бирергә киңәш итә.
- Кучкар (21.03 – 20.04) Атна ахырында бераз арганлык сизелергә мөмкин. Эш турында онытып торыгыз. Гаилә белән бергә үткәрелгән тыныч кичәләр хәл алырга ярдәм итәр. Күңелегез ятмаган эшне калдырып, хыялланган шөгыльгә тотыныгыз. Финанс операцияләрдә сак булу сорала.
- Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу көннәрдә мөһим эшлекле очрашулар һәм зур чыгымнар планлаштырмау хәерлерәк. Хезмәттәшләрегез белән аралашканда сабырлык кирәк. Игътибарны йорт мәшәкатьләренә, уңайлыклар тудыруга юнәлтү яхшырак.
- Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызда яңа чор башлана. Ялларда телефонны читкә куеп, табигать кочагына чыгу файдалы булачак. Элекке дуслар белән элемтәләрне торгызу күңелле сюрпризлар алып килергә мөмкин.
- Кысла (22.06 – 22.07) Интуициягез аеруча көчле булачак. Бүген үзегезне борчыган сорауларга җавап табу җиңеләя. Гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, якыннар белән сөйләшеп утыру өчен менә дигән вакыт. Низаглардан качыгыз.
- Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегезгә игътибарны арттыру сорала. Моңа кадәр кичектереп килгән шәхси проектка тотынырга була. Мәхәббәт өлкәсендә үзара аңлашу хөкем сөрә. Туганнарыгыздан башка гына ял итү кәефегезне күтәрәчәк.
- Кыз (23.08 – 22.09) Тышкы кыяфәтегезгә генә түгел, дөрес туклану һәм сәламәтлеккә дә игътибар бирегез. Йолдызлар саф һавада ял итәргә, шифаханәгә барырга киңәш итә. Гаиләле Кызларга мәхәббәт маҗараларыннан ерак тору хәерлерәк.
- Үлчәү (23.09 – 22.10) Актив аралашу талчыктыра ала. Тыныч ял кирәк: китап уку яки кинотеатрга бару комачау итмәс. Сөйгәнегезгә карата игътибарлырак булыгыз, кечкенә бүләк ясарга онытмагыз.
- Чаян (23.10 – 21.11) Ару-талчыгу сизсәгез, иҗат кешеләре белән аралашыгыз. Алардан илһам алу өчен менә дигән мөмкинлек. Табигатькә походка чыгу яки бакчада казыну күңелле студент елларын искә төшерер.
- Укчы (22.11 – 21.12) Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз. Балаларга һәм аларның шөгыльләренә вакыт бирегез. Ялларда туганнарыгызның хәлен белешергә, кунакка барырга тырышыгыз.
- Кәҗәмөгез (22.12 – 19.01) Спорт — сезнең якын дустыгыз. Сентябрь азагында физик активлык кәефегезне шактый күтәрәчәк. Финанс мәсьәләсендә бераз кыенлыклар булырга мөмкин, шуңа кибетләрдә сак булыгыз.
- Сукояр (20.01 – 18.02) Эштә дә, өйдә дә күңелле хәбәрләр көтелә. Җитәкчегез сезнең тырышлыкны күрәчәк. Мәхәббәт өлкәсендәге вәзгыять бераз тотрыксыз тоелачак, әмма барысы да яхшы якка үзгәрәчәк.
- Балык (19.02 – 20.03) Эштә яки шәхси тормышта мөһим карарлар кабул итү ихтималы бар. Якыннарыгыз турында онытмагыз, кайберләре сезнең ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Акча мәсьәләсендә тотрыклылык саклана.


Нет комментариев